Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:19

Владимир Путинның эше мөһим һәм авыр. Аны җиңеләйтү өчен Казанда кабул итү бүлеге ачылды. Шунда ук кешеләр үз йомышлары белән чиратка төзелделәр.



Терроризм белән көрәшкә теләктәшлек белдерү көнен
3 сентябрьдә Татарстанда көн озын яңгыр ява. Шул сәбәпле җәмәгатьчелекнең дә, җитәкчелекнең дә, халыкның да кәефе юк. Республикада булган төп яңалыкларга килгәндә. Татарстанлылар бүген терроризм белән көрәшкә теләктәшлек белдерү көнен билгели. Бу уңайдан матбугатта Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның мөрәҗәгате дә бастырылды. “Милләткә дә, яшәү рәвешенә дә карамыйча, Татарстан һәрвакыт терроризмны гаепләп килде. Бүген Татарстанда дәүләт әләме төшкән, шул рәвешле без терроризм дигән афәттән вафат булучыларны искә алабыз” диелә, бу мөрәҗәгатьтә.
“Казаноргсинтез”га 50 ел
Көн ямьсез булуга карамастан, бүген Татарстан химиклары “Казаноргсинтез” ширкәтенең 50 еллыгын билгели. Хәзерге вакытта әлеге ширкәт дөньяга танылган “Таиф” холдингының “алтын” өлеше санала. Нефтехимия өлкәсендә дә бу ширкәт алдынгылардан. Әлеге тантанада президент Миңтимер Шәймиев тә катнашты.
Казанга Матюхин килә
3 сентябрь кичендә Казанга мәгълүмати технологияләр федераль агентлыгы башлыгы Владимир Матюхин килер дип көтелә. Пәнҗешәмбе “Корстон” күңел ачу үзәгендә премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белән бергәлектә ул “Глобаль җәмгыяттә мәгълүмати технологияләр” дигән алтынчы халыкара конференциядә катнашачак.
Путинның эшен җиңеләйтүчеләр арта
Сәясәт темасына килгәндә, эшләр болай тора. Җитәкчелекнең дә, җәмәгатьчелекнең дә игътибары бүген Казанда Владимир Путинның җәмәгатьчелекне кабул итү бүлеген ачуга юнәлдерелде. Шул сәбәпле Казанга фирканең үзәк аппараты җитәкчеләре дә килде. Ачылышта “Бердәм Русия”нең Татарстан бүлеге сәяси шурасы сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин, “Бердәм Русия” фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Пехтин, фирканең төп шурасының комиссия җитәкчесе Михаил Бабич, Татарстан буенча баш федераль инспектор Марсел Галимәрдәнов, “Бердәм Русия” республика бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин һәм башкалар булды.

Фәрит Мөхәммәтшин, башка шәһәрләрдән аерылмалы буларак әлеге кабул итү бүлегенең башкала үзәгендә, хакимияткә якын җирдә урнашуын ассызыклады. Мондый кабул итү бүлекләрен ачу турындагы карар 2 июльдә чыгарылган. Бүгенге көндә Русиянең 62 субъектында алар инде эшли, барлыгы исә алар 82 шәһәрдә булдырылыр дип көтелә.
Фирка әгъзалары, бу күренешне, беренче чиратта фирканең эшен камилләштерүче чара буларак күрсәтсә, күпләр моны Путинны таныту ысулы буларак кабул итә. Алар фикеренчә, бүгенге көндә Медведев президент булып торса да, Русиядә иң көчле сәсәтче – Путин һәм ил белән ул идарә итә.
Кайбер мәгълүмат чараларында бастырылган төрле тикшерүләр дә моны исбатлый. Мәсәлән, шушы көннәрдә «Vanity Fair» журналы Путинны дөньяның иң тәэсирле, көчле һәм дәрәҗәле җитәкче дип атый. Алар үткәргән тикшерү исемлегендә ул беренче урын алган. Икенче урынны медимагнат Руперт Мердок, өченче - «Google»челтәрен төзүчеләр. Дөньяның иң бай кешесе Уорен Баффет бу исемлектә бишенче, Роман Абрамович сигезенче урында тора. Русиянең хәзерге президенты Дмитрий Медведев бу исемлектә бөтенләй юк. Әмма моңа гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки былтыргы исемлектә Владимир Путин шулай ук булмаган. Әлеге журналдан тыш, Американың «Time» басмасы да Путинны былтыр ел кешесе дип игълан итте.
Исемлекләрдә генә түгел, Дмитрий Медведевнең исеме, Казанда үткән бүгенге чарада да ишетелмәде. Биредә җыелганнар, һәр икенче җөмләдә Путинны гына искә алды.
Соңгы вакытта кайбер мәгълүмат чараларында “Бердәм Русия”нең җәмәгатьчелек бүлекләренә башка фиркаләрнең дә кушылу теләкләре бар дигән хәбәр таралды. Фракция башлыгының беренче урынбасары Владимир Пехтин бу сүзләрне дөрес түгел, дип белдерде.
“Элек нишләптер берәүнең дә безнең белән эшлисе килми иде. Коммунистлар күп еллар вакытында Думада да булдылар, кануннар да кабул иттеләр. Нәтиҗәдә үзләренең сәяси программаларын да, илне дә банкротлыкка чыгардылар. Путинга сәясәтне, икътисадны торгызырга бик авыр булды. Хәзер исә кемдер моңа кушылырга тели. Алай булмый. Бу бүлекләргә һәркем мөрәҗәгать итә ала. “Бердәм Русия”, “КПРФ”, “ЛДПР”ны яклымы ул мөһим түгел, әмма ул фиркаләр белән бергәлектә эшләү мөмкин түгел хәл”, диде Владимир Пехтин.
Алайда бу үзәкләргә килүче халык Путинга беренче чиратта фирка башлыгы, яисә премьер-министрга буларак мөрәҗәгать итәчәкме дигән сорауга Михаил Бабич мондый җавап кайтарды:
“Әлбәттә монда сүз премьер-министр турында бармый. Биредә Путин беренче чиратта фирка лидеры буларак кабул ителә. Премьерга мөрәҗәгать итүнең үз юллары бар. Шуңа күрә бу ике өлкәне бергә бутарга ярамый. Биредә халык мөрәҗәгатендә премьерга якын мәсьәләләр булса да, беренче чиратта Путин тарафыннан алар фирка мәнфәгатьләреннән чыгып хәл ителә”, диде Михаил Бабич.
Путинга илдә хуҗалык өчен дә җавап бирү, көн саен 82 төбәктән килеп торган халык мөрәҗәгатләренә дә җавап бирү авырга туры килмәсме дигәнгә, Фәрит Мөхәммәтшин, без мөмкин кадәр Путинның эшен җиңеләйтергә тырышачакбыз, диде.
“Владимир Путин фирка лидеры буларак, чыннан да мөрәҗәгатьләр күп булыр дип уйлыйм. Ләкин аның һәрберсен Путин үзе карап чыгарга тиеш дигән ният белән эшләмәскә. Федераль үзәккә, яисә түрәләргә кагылган мәсьәләләр була икән, без аны Путинга җибәрергә мәҗбүр булабыз. Ләкин үзебездә чишә алырлык мәсьәләләрне үзебез карарга тиеш”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлеге ачылгач та, кешеләр үз йомышлары белән чиратка төзелделәр. Бу бүлекнең ачылуы, Путинның эшен бермә-бер җиңеләйтер, диләр. Чөнки Мәскәүгә барып фирка башлыгына зарланасы юк, туган мәсьәләне халык яшәгән урында да хәл итеп була.

XS
SM
MD
LG