Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:53

Казанда ачылган 177-нче мәктәптә урта сыйныфларда татар әдәбиятына 1 сәгать, ә урыс әдәбиятына ике сәгать каралган.

Мәктәп мөдиренең милли эшләр урынбасары Лилия Исхакова: “Башта Татарстанда дәүләт телләренең икесенә дә тигез бүленгән иде. Аннан соң, уку башланыр алдыннан гына өстән яңа күрсәтмә килде”,- дип белдерә. Татар теленең ике сәгатенең берсе башка фәннәргә киткән. Бу 177-нче мәктәптә гаммәви фән юнәлешенә игътибар бирү каралаган. Укучылар физика, математика, химия, биология, информатика фәннәрен ныклап өйрәнәчәк. Әлбәттә алар өчен сәгатьләр дә күбрәк.
Лилия Исхакова
Татар теленә зыян
Ә татар теле дә, урыс теле дә һәр сыйныфта атнасына 3 сәгать укытыла. “Билгеле, Казан шәһәрендә татар баласы өчен татар теле туган тел булса да авыррак. Сәгатьләр санын киметү безнең файдага түгел”,- дип белдерә Исхакова.


Ярты җан калды
3 сентябрь көнне мәктәптәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары беренче дәресләрен бирде. Укытучы Миңлегөл Вафина дәрестән укучыларның татар телен белү дәрәҗәсеннән бик тә кәнәгать булып, кош тотардай булып чыккан. Мин монда куркыбрак та килгән идем. Балалар татар теленә хөрмәт белән дәрескә керделәр. Мин бу балалар белән киләчәккә зур максталар белән янып яшим”.
Миңлегөл Вафинаның планары зурдан. Шулай да, җанымның яртысы башка мәктәптә калды дип белдерә. Казандагы 65-нче мәктәптә 8 ел эшләгән ул. “Чөнки безнең ул мәктәптә Разил Вәлиев иҗатына багышланган әдәби музей да эшли иде. Мин ул музейны үз кулларым белән оештырдым дисәм дә ялгыш булмас. Минем музеем калу минем ярты җаным калуы белән бердер”.
Миллилек турында сүз булган инде
177-нче мәктәп әлегә тернәкләнеп китү өчен тырыша. Галәмәт тә зур. Башта укучылар гына түгел, укытучылар да адашып йөргән. Монда әле дә бала-чаганы кулларыннан тотып бер бүлмәдән икенчесенә озаткан очраклар була икән. Дәресләр тәртибе дә ахырына кадәр көйләнеп бетмәгән. Мөдирнең милли эшләр урынбасары Лилия Исхакова 3 сентябрь көнне дә татар теле һәм әдәбияты укытырга эшкә килергә теләүче белән әңгәмә үткәрде. Укыту мәшәкатьләре җайлангач, татар милли рухы булдыру эшенә керешү уйлары да юк түгел.
“Мәскәү районындагы 120 мәктәптә эшләгән идем. Үзем татар җанлы кеше буларак анда без татар халкы тарихына багышланган музей оештырган идек. Киләчәктә дә бу мәктәптә дә ул юнәлештә эш алып барылыр дип ышанасы килә. Музей почмагы булса да акрынлап ел ахырына кадәр оешып җитәр дип өметләнәбез. Теләк белдергән укытучыларыбыз фикерен хуҗабыз да хуплады”,- ди Лилия Исхакова.
Шик тә бар
Бу замана мәктәбендә татар әдәбияты сәгатьләре кимрәк. Хәл бүгенгечә калса да ярар иде инде дигән өметтә гомер буе түзәргә һәм күнәргә өйрәнгән укытучылар. Мәгарифтәге милли-төбәк компоненты кире кануныйлашмаса эшләрнең тагын да хөртиерәк буласын да сизә алар. Аннан соң замана таләпләренә яраклаштырып җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты бүлмәләрен башка фәнгә биреп куюлары да бик мөмкин бит.
“Безнең мәктәптә барлыгы 6 татар теле кабинеты бар. 5-се уку өчен, ә берсе лингофон кабинеты. Инде бу мәктәп өчен зур сөенеч. Урыс төркемнәре татар телен чит тел буларак өйрәнә. Шулай ук безнең инглиз теле өчен дә лингофон кабинеты бар. Аннан тыш безнең интерактив кабинетлар бар. Урыс, татар, инглиз телен өйрәнү өчен аерым бер кабинет. Техник фәннәрне өйрәнү өчен аерым бер интерактив кабинет бар. Безнең мәктәп заманча. Бөтен техника бар”,- ди Лилия Исхакова. Казанда гына түгел Русиядә дә сирәк мондый гыйлем йортлары дип шау-шу бетте түрә-кара.
Тантанада кайнар өчпочмак, бүген кибет чәк-чәге
Бу мәктәпнең ачылышына Татарстан президенты Шәймиев тә барган иде. Ул яңа мәктәп башка белем йортлары өчен укыту һәм тәрбиянең ничек булырга тиешлеген күрсәтеп торган үрнәк дип белдерде. Киләчәк мәктәбенең һәр каты аерым бер төскә буялган. Ачык яшел төскәге икенче катта Татарстан, Русия һәм Казан шәһәре герблары, флаглары янәшә тора. Бөтен җирдә игълан һәм күрсәтмә такталар да ике дәүләт телендә: татарча һәм урысча язылган.
Ашханәдә бер юлы 288 бала туклана ала. Ачылган көнне аш-су осталары милли ризыклардан өчпомак пешергән булган. Тәме президентка да ошаган. 3 сентябрь көнне “киләчәк мәктәбе” ашханәсендәге өләшү киштәсендә кибет чәк-чәге һәм пирожныйлар гына иде инде. Төрле тәм-томны укучылар сатып ала икән.
“Швед өстәле”дә юкка чыккан
Монда укучы “швед өстәле” янына килеп, үзе теләгән ризыкны күпме кирәк шуның кадәр итеп тәлинкәсенә ала икән дип шау бетте мәгълүмат чаралары. Әмма 3 сентябрьгә швед өстәле юкка чыккан иде инде. Тәлинкәгә кәчтрүн төбен кырып төге салучы пешекче аш бүлмәсендә эшләргә кеше булмаудан зарланды. Татар теле укытучысы Миңлегөл Вафина аш-су остасына булышу өчен “прилавка” артына үтте. “Швед өстәле”гез кая соң дигән сорауга татар теле укытучылары җилкә сикертте.
Тутый кошлар киткән инде...
Мәктәпнең табигать почмагы- кышкы бакчасы бар. Гыйлем йорты ачылган көнне монда читлекләрдә куяннар кишер кимергән, тутый кош-попугайлар кәттәләнгән. Аларны кем алып килеп торган булган шулар өйләренә алып кайтып киткән инде. “Нишләтик без аларны, өстәмә караучы кирәк бит”,- дип белдерә мәктәп хезмәткәрләре. Шау-шу беткән бассейн да эшли башламаган әле. Суы тулы булса да ишекләре бикле. Җитәкчелек барсы да җайланыр дип өметләнә.
Һәр татар баласы куаныч
“Татар балалары бу мәктәпкә килгәч куанып утырдым. Күбесе шушы бистә балалары бит. Алар моны көтеп алды. Әти-әниләре төзелә башлагач та бу мәктәпнең ачыласын көткән. Шунлыктан татар балалары килгәч куанып утырдым”,- ди Лилия Исхакова.
Айрат икеләнә
Айрат Мөхәммәтшин 165-нче мәктәптә укыган булган. “Әни инде, монда китерде”,- ди ул. Бу яңа 177-нче мәктәп күңеленә бик үк хуш килеп бетми икән. “Акча сорыйлар. Бассейнга, теннис кордка дип. Алар төзелгән бит инде. Атнага 2 мең сум китерергә кушалар. Монда бер чирекне укыйм да, кире теге мәктәпкә кайтырмын”.

XS
SM
MD
LG