Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чейни Азәрбайҗаннан башлады


Чейни гаиләсен Азәрбайҗан премьеры Якуп Әюбов каршы алды
Чейни гаиләсен Азәрбайҗан премьеры Якуп Әюбов каршы алды

АКШ вице-президенты Дик Чейни 3 элекке совет иленә сәфәрен башлады. Заманында Мәскәү канаты астында яшәгән бу илләр хәзер Вашингтонның тарафдары санала. Ләкин һәрберсендә Чейни өчен үз проблемнары бар.

Русиянең Грузиядәге хәрби гамәленә кискен тәнкыйть белдергән Дик Чейни чәршәмбедә Бакыда Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм башка рәсмиләр белән очрашты. Сәфәрне нәк менә Азәрбайҗаннан башлау өчен сәбәпләр җитәрлек.

Азәрбайҗаннан башлау юкка түгел

Табигый ятмаларга бай булган Азәрбайҗан Бакы-Тифлис-Җәйһан үткәргече аша көненә 1 миллион чамасы мичкә нефть җибәрә. Бу үткәргеч Русияне уратып уза. Әммә Грузиядәге соңгы хәлләр аркасында, Азәрбайҗан нефтьнең бер өлешен Русия аша куа башлады.

Моннан тыш, Азәрбайҗан да, Грузия дә, Көнбатыш алга сөргән Набуко проектында мөһим урын алыр дип көтелә. Бу үткәргеч тә Русияне уратып узачак.

Сүз нефть турында гына бармаячак

Азәрбайҗанның элекке президенты Һәйдәр Алиевның тышкы сәясәт киңәшчесе булган Вефа Кулузаде сүзләренчә, Бакы сөйләшүләрендә сүз нефть турында гына бармаячак.

"Илһам Алиев белән Дик Чейни әлбәттә, нефть һәм газ үткәргечләренең иминлеге турында сөйләшәчәк. – ди Кулузаде. – Ләкин шул ук вакытта алар Азәрбайҗанны Русия һөҗүменнән саклау турында да сүз алып барачак."

Кулузаде сүзләренчә, рәсми Бакы озак еллар буена Мәскәүнең дә Вашингтонның да күңелен күрергә тырышты. Хәзер аңа икенең берсен сайларга кирәк булачак. Ни генә әйтмә, аның үзенең дә кайнар ноктасы бар – Таулы Карабах.

Чейнидан каты сүзләр көтелә

Бакыдан соң Чейни Тифлискә килә. Аның бу сәфәре Грузиягә теләктәшлек белдерү дип кабул ителә. Буш администрациясе Грузиягә сугыштан соңгы төзекләндерү эшләренә 1 миллиард доллар ярдәм бирергә җыена. Белгечләр Чейнидан бу сәфәре вакытында Мәскәү исеменә каты сүзләр көтә.

"Минемчә, ниндидер көчле сигнал булачак. – ди Русия һәм элекке совет белгече Стэнли Кобер. – Ләкин мине бу кыза барган сүз көрәштерү бик борчый. Дипломатия бит ул шахмат уены шикелле. Син йөрисең, сиңа җавап кайтаралар. Мин болай итсәм, ул ничек җавап бирер, дип уйлыйсың. Бүген тарафларга менә шул җитеп бетми."

Киевта күңелсез булмаячак

Шул ук көнне Чейни Тифлистән Киевка бара. Җомга көнне аның Украина президенты Виктор Ющенко һәм премьер Юлия Тимошенко белән очрашуы каралган.

Чейнига Киевта күңелсез булмаячак. Аның сәфәре сәяси көрәш иң кызган чакка туры килде. Чәршәмбедә президент Юченко илдә фетнә әзерләнүен күреп алып, парламентны куып тарату белән янады.

"Югары Радада яңа коалиция пәйда булды. - диде Ющенко. – Юлия Тимошенко блогы Төбәкләр партиясе һәм коммунистлар белән берләште. Бу Украина мәнфәгатьләрендә түгел һәм демократик күпчелеккә хыянәт итү."

Сишәмбедә Украина депутатлары президентның вәкәләтләрен шактый чикләгән канун кабул итте. Тимошенко тарафлы депутатлар оппозициягә ияреп тавыш биргән. Ющенко партиясе Тимошенко болгы белән төзегән колаициядән чыгарга карар итте.

Ющенко яңа коалиция төзү өчен 30 көн вакыт бирде, юк исә парламентны тарату белән янады.

АКШ вице-президеты Дик Чейнины элекке совет илләрендә менә шундый мәшәкәтләр көтә. Украинадан соң ул Италиягә юл тота.

XS
SM
MD
LG