Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида тагын бер татар оешмасы


Омски өлкәсендә тагын бер татар оешмасы барлыкка килде.

Күптән түгел Муромцево район үзәгенең мәдәният йорты каршында “Татар дөньясы” дип исемләнгән клуб оешып эшли башлаган иде. Якшәмбе көнне әлеге клубның ачылу тантанасы булды. Ул бәйрәм рәвешендә, күп халык катнашында күркәм узды. Тантанага килүчеләр район үзәгеннән генә түгел, ә районда булган татар авылларыннан – Чуртанлыдан, Инсәсстән, Тазлардан һәм өлкә үзәгеннән дә булдылар.

Клуб ачу тантанасы гадәттәгечә, котлаулар, чыгышлар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Аны Муромцево район үзәге мәдәният йорты хезмәткәрләре Земфира Тугызбаева һәм Григорий Гладков рус һәм татар телләрендә алып бардылар.

“Татар дөньясы” клубы ачылуы белән рәсми даирәләрдән тәбрикләүче район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Зайцева булды.

Омскидан клуб ачу кичәсендә шәһәр милли-мәдәни мохтәрияте активистлары һәм “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамбле сәнгатькәрләре булды. “Умырзая” ансамбле аерым, сәгать ярымлык концерт программасы белән чыгыш ясады. Һәм аларның концерты кичәнең гүзәл бизәге булды дисәк һич тә ялгыш булмас.

Шунсы да күркәм булды – мәдәният йортының фойесында мул итеп әзерләнгән милли ризыклар күргәзмәсе оештырылган, чәй өстәле куелган иде. Кичә тәмамланганнан соң теләгән һәрбер кеше чәкчәк, кош теле, кыстыбый, өчпочмак, пәрәмәч кебек ризыклардан авыз итә алды.

Соңыннан кайберәүләр үзләренең күңелләрендә туган хисләре белән уртаклаштылар. “Күптән кирәк иде, бераз соңырак, барыбер яхшы, без үзебез дә татарча начар беләбез, балараыбызга, оныкларыбызга кирәк”, дигән фикерләр булды.

Муромцево районында оешкан яңа клубның җитәкчесе, төп оештыручысы булган Земфира Тугызбаева үзләренең алда торган планнары белән дә уртаклашты. Максатлары, планнары - өлкәннәр белән дә, балалар белән дә эшләү, дин буенча да эш алып бару.

“Дуслар” коллекивы җитәкчесе Римма Дәминова, халык бик теләп килә, хәзер бездә яңарыш башланды, җыр,бию белән шөгыльләнәбез, Сабантуй үткәрдек, октябрь аенда өлкәннәрне чакырып алабыз, диде ул.
XS
SM
MD
LG