Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр өчен картлар хәл итә


Казанда узган татар яшьләренең 3нче бөтендөнья форумында катнашучы Башкортстан төркеме республикага кайтты.

Форумда республикадан 25 кыз һәм егет катнашкан. Төркемнең җитәкчесе татар яшьләренең “Хәзинә” оешмасы рәисе Камил Сираҗетдинов сүзләренә каргаганда, форум бик яхшы оештырылган. Анда Башкортстан төркеменең эшчәнлеге югары булган.

Камил Сираҗетдинов иң төп җитешсезлек дип, республикадан барган төркемне атады. Аның сүзләренчә, төркемне Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты төзегән. Анда районнардан татар яшьләре хәрәкәтендә бөтенләй катнашмаган, очраклы кешеләр эләккән.
XS
SM
MD
LG