Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:08

Төркия ни Көнбатыштан, ни Русиядән ваз кичә алмау хәлендә калды. Төрекләр әйтмешли, "өскә төкерсәң мыек, аска төкерсәң сакал”.

Грузиядәге низагка кадәр дә Русия һәм Төркиянең экономик мөнәсәбәтләре көрчеккә терәлә башлаган иде. Бер айдан бирле Русиянең таможняларында төрек йөк машиналары җентекләп тикшерелде. Ягъни принципта чит илдән килгән бер йөк машинасы “мин бу товарларны кертәм” дигән документны таможня хезмәткәрләренә күрсәтә, алар да штампны басып, шушы йөк машинасының илгә керүвенә рөхсәт бирә.

Инде барлык бу рәсми эшләр 1-2 сәгаттә тәмамлана. Әмма бер айдан бирле төрек йөк машиналарының товарлары таможня хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә. Нәтиҗәдә бер йөк машинасының тикшерелүе бер көн яки озагракка сузыла. Шулай итеп, таможня чиратында төрек йөк машиналары көннәр атналар көтәргә тиешләр. Аларның йөге яшелчә һәм башка ашамлыклар булса бозыла. Русия таможнясының бу чаралары төрек товарларының урынына вакытында барып җитмәвенә сәбәпче була. Рәсми мәгълүматларга караганда, Төркия шушы арада 1 миллиард доллар зыян күргән. Төркия Русия арасында экспорт-импорт мәсьәләсендәге гауга бер ай элек төрек памидорын Русиягә кертмәүдән кабынып киткән иде.

Төркия Русиянең зур сәүдә партнеры. Бу сәүдәдән исә иң зур файданы Русия күрә. Үткән елда Төркия Русиягә 4 миллиард 720 миллион долларлык товар экспорт иткән булса, импорты 23, 5 миллиард долларлык булды. Төркия Русиядән башлыча энергия белән бәйле материаллар, ягъни табигый газ, чи нефть, нефть майлары, күмер кебек нәрсәләр сатып ала.

Төркия табигый газда 60, нефтьтә 40 процент ихтыяҗын Русиядән каплый. Башкача әйткәндә бу өлкәдә аягы кулы белән Мәскәүгә бәйле. Ягъни Төркия Русиягә “мин синнән газ һәм нефть алудан ваз кичәм” дип әйтә алмый. Башка альтернативалары сай.

Мисал өчен, Төркиягә Бакы-Тифлис-Җәйһан үткәргече аша нефть, Бакы-Тифлис-Әрзурум үткәргече аша газ килә. Ләкин аларның зур өлеше чит ил базарлары өчен билгеләнгән. Ә Грузия белән Русия арасында чыккан низаг, боларны да вакытлыча туктатты. Ираннан газ алу өлкәсендә Тәһран белән Анкара арасында нигезле бер килешү төзелә алмады. Бу эшкә АКШ та комачаулый. Төркиянең Кавказ, Урта Азия һәм Иран нефте белән табигый газын үзе аша уздырып, Авропа илләренә илтү омтылышы Мәскәүнең зур ризасызлыгына очрады.

Русиянең тыкшынуына күрә Кавказларда барлыкка килгән тотрыксызлык Төркияне сәяси яктан да борчый. Мәскәү бу районда билгесезлек хасил итеп, төрек товарларының Русиягә керүвен комачаулап Анкараны тезләндерергә тырыша. Мәскәү Анкарага “я минем позициямне яклыйсын, яисә сәяси һәм экономик яктан интегүне күз алдында тотарга тиешсең”, ди.

2 сентябрдә тышкы эшләр министрлары Лавров коллегасы Бабаҗан белән Төркиядә очрашып күрештеләр. Ләкин шушы күрешүдән конкрет бер нәрсә дә чыкмады. Ике якта үз позицияләрен кабатладылар. Бабаҗан Грузиянең территориал бөтенлеген яклап, Мәскәүнең Абхазия белән Көньяк Осетиянең бәйсезлеген танувын хупламавын белдерде. Лавров та Грузиягә ярдәм өчен АКШ хәрби көймәләренең Кара диңгезгә керүвенә ризасызлыгын һәм таможнядагы проблемаларны, болар сәяси түгел, экономик мәсьәләр дип, алга таба аларны чишүвен белдерде.

XS
SM
MD
LG