Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар деканнарын яклап урамга чыкты


Татар дәүләт һуманитар педагогия университеты җитәкчелеге алар бу адымны ясамасын өчен кисәтеп тә, куркытып, янап та караган.

Педуниверситетның психология факультеты студентлары һәм укытучылар, 70-ләп кеше, төп уку бинасы каршындагы Салих Сәйдәшев һәйкәле янына чыкты. Алар яңа оешкан институт башлыгы Роза Вәлиева булырга тиеш иде дип белдерә. “Ул безнең факультетны ачты, аңа бөтен тырышлыгын куеп аякка бастырды, ул иң абруйлы һәм гыйлемле безнең яраткан педагогыбыз”, ди бу пикетта катнашучылар. Факультетка 10 ел тулган вакытта мондый гаделсезлек булмаска тиеш иде, дип тә өстәделәр.

Педагогия университетының рәсми сәхифәсендә дә психология факультеты деканы турында абруйлы сүзләр генә язылган. Роза Вәлиева педагогия фәннәре кандидаты, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Ул шулай ук тәрбиядә һуманизмны яклаучы Русиянең Януш Корчак җәмгыяте президенты.

Билгеле булганча, әле шушы көннәрдә генә педуниверситетның гыйлми шурасы психология һәм шулай ук башлангыч һәм мәктәпкәчә белем педагогикасы факультетларын кушып бер институт оештырылу карары чыгару турында белдерде.

“Без бүген педуниверситет җитәкчелеге белән аралашкан вакытта, сез үз фикерегезне белдерә аласыз дип әйттеләр.

Әмма пикетка кадәр безне тыярга тырыштылар, янаулар да булды. Роза Вәлиева һәм шулай ук студентларны да куркытырга теләделәр”, дип белдерә бу пикетны оештыручларның берсе Айгөл Сәрвәрова.

Бу чарага Вәлиеваның бер генә катнашы да юк, ул чыгармады безне дип белдерә ул. Педуниверситет канаты астындагы яңа институт мөдире итеп Резедә Мөхәммәтшина куелган. Ул моңа кадәр кушылган ике факультетның берсенең башлангыч һәм мәктәпкәчә белем педагогикасы факультетына 3 ай гына җитәкчелек иткән.

Әгәр дә университет җитәкчелеге каршылык гамәленә чыгучылар тавышын ишетергә теләмәсә, алар мәгариф министрлыгына һәм шәһәр башлыгына да үтенеч юлларга җыена.
XS
SM
MD
LG