Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия беректәшләре Көньяк Осетия белән Абхазияне танымый


Бердәм иминлек килешүе оешмасына керүче 6 илнең тышкы эшләр министрлары Көньяк Осетия белән Абхазиянең бәйсезлеген танудан тыелып калды.

Шулай да оешма белдерүендә министрларның Кавказда тынычлык һәм хезмәттәшлек урнаштыруда Русиянең актив катнашлыгын хуплавы турында әйтелә.

Белдерүдә көнбатышның реакциясенә ишарә белән Көньяк Осетия тирәсендәге хәлләр "халыкара мөнәсәбәтләрдә ике төрле үлчәм куллануның куркынычлы булуын күрсәтте" диелә.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров әйтүенчә, Мәскәү бу белдерүгә гомумән алганда шат.

Министрлар очрашуы оешманың җомга көнне Мәскәүдә булачак саммиты алдыннан үтте.

Оешмага Әрмәнстан, Беларус, Кыргызстан, Казахстан, Русия, Таҗикъстан һәм Үзбәкстан керә.
XS
SM
MD
LG