Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганнар тыныч халыкны үтерүчеләрне җәзалауны тели


Әфганстанның АКШ җитәкчелегендәге коалиция көчләре бомбалаган авыл янында бүген йөзләрчә кеше җыелды.

Алар хөкүмәттән әлеге һөҗүм нәтиҗәсендә тыныч халыкның үтерелүе өчен җаваплыларны җәзага тартуны таләп итте.

Әфган хөкүмәте белдерүенчә, көнбатыштагы Һерат виләятенең Шинданд районында 22 августта булган ул һөҗүм нәтиҗәсендә үтерелгән 90-нан артык кешенең күпчелеге хатын-кызлар һәм балалар.

Әфган президенты Хәмит Карзаи бүген Шиндандта үтерелгәннәрнең туганнары белән очрашты һәм кичә бу турыда АКШ президенты Джордж Буш белән сөйләшкәнлеген әйтте.

АКШ хәрбиләре ул һөҗүмдә 30-35-ләп сугышчы һәм тыныч халыктан иң күбендә 7 кеше үтерелде дип белдерә.
XS
SM
MD
LG