Accessibility links

Украинада президент партиясе хөкүмәт коалициясеннән чыкты


Украина парламентындагы президент Виктор Ющенко тарафдарлары хөкүмәт коалициясеннән чыгуларын рәсми рәвештә белдерде.

Бу премьер-министр Юлия Тимошенко төркеменең оппозиция белән берләшеп президент хакимиятен киметүче кануннарны яклавына җавап буларак эшләнә.

Безнең Украина фиркасе хакимият коалициясеннән чыкканнан соң 30 көн эчендә яңа коалиция төзелмәсә, Ющенко парламентны таратып яңа сайлау үткәрәчәген белдерде.

Ющенко президент хакимиятен киметеп премьер-министрныкын арттыручы канунны конституциягә каршы фетнә дип атады.
XS
SM
MD
LG