Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чәк-чәк бәйрәме оештырылачак


Казанда узган III татар яшьләре форумында Омскидан 6 кеше катнашты.

Сишәмбе көнне алар шәһәргә әйләнеп кайттылар. Кайтканнан соң шәһәр милли-мәдәни мохтәриятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Шамил Аллагулов “Азатлык” хәбәрчесе белән очрашып форумга карата кайбер фикерләре белән уртаклашты, сорауларга җаваплар бирде. Асылда ул форумның эшеннән канәгать калган. Төрле төбәкләрдән килгән яшьтәшләр белән танышу аралашу бик файдалы булды ди ул. Без татар яшьләре форумы делегаты Шамил Аллагулов белән әнгәмә корлык.

- Казанда берничә тапкыр булдым, ә форумда беренче тапкыр катнаштым. Казакъстаннан, Ульян өлкәсеннән килгән делегатлар белән дуслаштым. Татарлык бар, барысы да татарча сөйләшәләр, 1% бәлки русча, алары да аңлыйлар. Мәдәният буенча сексиядә катнаштым. Анда бик күп проблемалар каралды, хәзерге альтернатив музыка турында да сүз булды. Кирәк булу, булмавы турында сөйләштек.

- Син узең ничек уйлыйсың?

- Минемчә, татарлыкны саклау өчен безнең милли мәдәният, гореф-гадәтләребез, безнең фольклор беренче урында торырга тиеш. Чөнки безнең татар яшьләре үз гореф-гадәтләрен, көйләрен, җырларын, уеннарын бик белмиләр. Ә альтернатив музыка ул һәр заманда барыбер була һәм кирәктер дә бәлки.

- Тагы нинди сораулар булды?

- Интернетта яшьләргә карау өчен татар фильмнары, татар комикслары, татар рәсемнәре булдыру турында.

- Форумнан соң ышаныч, өметләр бармы соң күңелдә?

- Ышаныч бар, форум ул тиктән-тиккә җыелмый, ул яшьләрне милли хәрәкәткә җәлеп итә. Киләчәктә татарлар үзләрен татар буларак саклап кала алачаклар, яшьләр үзләрен татар итеп хис итсәләр.

- Син яшьләр белән эшлисең, нинди дә булса планнар тудымы?

- Октябрь аенда төрле шәһәрләрдә бер көнне чәк-чәк бәйрәме уздырырга уйлыйбыз. Татарлар барлыгын бар халык күрсен. Урамга милли киемнәрдән чыгып, халыкны милли ризыклар белән сыйларга уйлыйбыз.

- Мондый карар рәсми рәвештә кабул ителдеме, әллә үзара гынамы?

- Үзара. Күп сораулар бирделәр, кая, ничек уздырырга. Спонсор тапсак, уздырырбыз дип уйлыйбыз.

- Форумнан тәэсирләрегез нинди?

- Болай форум бик яхшы узды, әмма оештыру ягы бераз җитешеп бетмәде. Мин уйлыйм, һәр форумда башка кешеләр катнашырга тиешләр, чөнки алар катнашса, милли көчләр көчәя, милли үзаң үсә һәм безнең шәһәрдә алар белән эш эшләве җиңелрәк булыр иде. Яңа кешеләрне җибәрергә кирәк һәм форумга гына түгел, башка чараларга да. Ул чыннан да рухи үсеш, күңелне күтәрә,үзеңнең татар икәнлегенә инанып кайтасың.
XS
SM
MD
LG