Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шартнамәне эшләтергә кирәк


Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт шурасы президиумы утырышы вакытында әйтте.

“Русия белән Татарстан арасында шартнамә булып та, теге яки бу мәсьәләне хәл итмәдегез, дип әйтерлек булмасын. Бу нисбәттән, милли-төбәк компоненты һәм башка мәсьәләләр хакимиятнең барлык тармакларының, һичшиксез, депутатларның да күп көч куеп эшләвен таләп итә”,- дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул “Русиядә үзәк һәм субъект арасында төзелгән тиңе булмаган бердәнбер шартнамә”не тормышка ашыруда активрак булырга чакырды.
4 сентябрь көнне дәүләт шурасы президиумы җыелды. Анда республика парламентының чираттагы утырышы 10 сентябрьгә билгеләнде. Депутатлар 21 мәсьәлә караячак.
Президиум җыелышында дәүләт басмалары булган “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарының язмышы да тикшерелде. Дәүләт шурасы һәм хөкүмәт вәкилләре кергән төркем ике айга якын әлеге басмалар эшчәнлеген тикшергән. Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, финанс-икътисад ягыннан килгәндә аларга акча бирүне арттырып, чыгымнарны кулайлаштырырга кирәк. Русиянең башка төбәкләрендәге шундый газеталар мисалына күрә, утырышта республика басмаларында маркетинг хезмәте булдырырга кирәк дигән карарга киленде.
XS
SM
MD
LG