Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Грузиягә $1 миллиард ярдәм бирәчәк


Чейни Мәскәүнең Грузия чикләрен үзгәртү тырышлыгын "канунсыз" дип атады һәм бу илнең бөтенлеген саклау өчен АКШ кулыннан килгәнен эшлиячәк, диде.

АКШ вице-президенты Дик Чейни сугыштан соңгы Грузиягә килгән иң югары американ рәсмие булды. Грузия президенты Михаил Саакашвили белән сөйләшүдән соң үткән матбугат очрашуында ул Русиянең Грузиягә каршы гамәлләренә кискен тәнкыйть белдерде, грузин халкына теләктәшлеген җиткерде.

"Грузиянең бәйсезлеге һәм мөстәкиллеге бик мөһим. Грузиннар азатлык хакына күп корбан китерде. Башка илләрдә дә азатлык өчен хезмәт итте. Алар азат булырга хаклы. Бу аларның язмышы дип ышанам. Америка Грузиянең ныклы һәм ышанычлы дусты" – диде Кушма Штатларның вице-президенты.

Дик Чейни Русиянең Грузия чикләрен үзгәртү тырышлыгын "канунсыз" дип атады һәм гомумән, Мәскәүнең ышанычлы партнер була алуына шик белдерде.

Чейни Грузиянең НАТОга керү ниятенә хуплау белдерде һәм Американың беректәш илләр белән бергә Грузиянең бөтенлеген саклау өчен кулыннан килгәнен эшлиячәген вәгъдә итте.

Чейни Кушма Штатларның Грузиягә матди ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәген ышандырды.

Бәрелешләр тутктауга Америка Грузиягә 30 миллион доллар күләмендә һуманитар ярдәм һәм 1200 тонна азык-төлек җибәрде. Шушы атнада президент Буш тагын 1 миллиард доллар күләмендә ярдәм вәгъдә итте.

Чейни Тифлискә Бакыдан килде. Анда ул Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән очрашты һәм бу илгә гә теләктәшлек белдерде.

"Бу сәфәр бер ай элек билгеләнгән булса да, без бүген генә очраштык. Русиянең Грузиягә басып керүе күләгәсендә. Халыкара җәмәгатьчелек моңа тәнкыйть белдерде. Президент Буш миңа Азәрбайҗан халкына һәм бар төбәккә шуны җиткерергә кушты, – диде Чейни, - сезнең мул һәм имин яшәвегез Кушма Штатларның көчле һәм даими мәнфәгате."

Грузия белән Азәрбайҗанны Вашингтон өчен шул кадәре әһәмиятле итүче төп нәрсә, әлбәттә инде Бакы-Тифлис-Җәйһан үткәргече.

Русияне уратып узган бу үткәргеч Каспи байлыкларын Төркиянең Җайһан порты аша Көнбатышка чыгара.

Грузиядәге соңгы бәрелешләр вакытында Русия очкычлары бу үткәргеч тирәсен бомбалап алганнан соң, Көнбатышта күпләр бу үткәргечнең язмышы Вашингтон түгел, ә Мәскәү кулында икән дигән нәтиҗәгә килде.

Бакыда чагында Чейни Азәрбайҗанның да бөтенлегенә хуплау белдерде һәм Таулы Карабах мәсьәләсен өстәл артына утырып хәл итергә чакырды.

Бүген үк Чейни Тифлистән Киевка килде. Анда ул Украина президенты Виктор Ющенко һәм әлегә премьер Юлия Тимошенко белән очраша.

Чейни сәфәре бу ике җитәкче арасындагы көрәшнең иң кызган чагына туры килде. Чәршәмбедә Ющенко илдә фетнә әзерләнүен күреп алып, парламентны тарату белән янады.

Бергәләп "әфлисун инкыйлабы" оештырган, аннары талашып беткән бу ике җитәкчене Чейни янә дуслаштырырга тырышыр дип көтергә кирәк.

Вашингтон Мәскәүнең Украинадагы сәяси гауганы кыздырып бу илнең дә Көнбатыш белән якынаюына аяк чалыр дип борчыла.

XS
SM
MD
LG