Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрдә кыйналган татарстанлы 500 мең сум таләп итә


Татарстаннан гаскәргә алынган Артем Казначеев мәхкамә аша Русия финанс министрлыгыннан 500 мең сум таләп итә.

Казначеев гаскәрдәге тәртипсезлек нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян килгән өчен компенсация таләп итә.

Адвокаты әйтүенчә, Казначеевны узган елның июль аенда авыр хәлдә хастаханәгә салган булганнар.

Аны хәрби җитәкчесе Петр Тарасов кыйнаган. Бу җәйдә мәхкамә Тарасовны гаепле дип тапкан. Казначеев исә өченче дәрәҗә инвалид булып калган.
XS
SM
MD
LG