Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр киләчәкне кайда күрә: авылдамы – шәһәрдәме?


Өченче бөтендөнья татар яшьләре форумы барышында бик күп чаралар узды. Аларны “Азатлык” әтрафлы итеп яктыртып барды.

Инде форум тәмамланды, карарлар кабул ителде, җитәкчеләр сайланды. Кемгә дә сер түгел, мондый милли җыеннар, корылтай, форумнар, алдан нык итеп әзерләнә. Кем чыгыш ясый, кайсысы нинди сүз әйтә - болар барысы да оештыручылар тарафыннан алдан ук билгеләп куела. Күп очракта төбәктән килгән вәкилләр әзергә бәзер булып, ризалык билгесе итеп кул күтәреп кенә утыра. Бу нормаль хәл, бөтенесе сөйли башласа, базарга әверелер иде. Шулай да, өченче мәртәбә узучы Татар яшьләре форумында чыгарма бар.

Моннан ике ел элек бер гадәт кертелде. Барлык делегатлар катнашында бер залда берничә сәгать дәвамында, берәр темага дискуссия ясау, бәхәсләшү. Моннан ике ел элек булган тәүге дискуссиядә татар җыр сәнгате, яңа музыкаль агымнар хакында кызып-кызып бәхәсләшкәннәр иде.

Ә быелгы Форумның өченче көнендә Казанның “Акбарс” яшьләр үзәгендә шәһәр шартларында татар яшьләре субкультурасы хакында фикер алышынды. Сүз баштарак авыл, шәһәр мәсьәләләренә, татар мәдәнияте күгендә шәһәр яшьләре урын алып бару хакында барды да, аннары шул ук җыр мәсьәләсенә килеп төртелде. Хәер, бу хакта озын итеп сөйләп тормыйк, ә әлеге чарадан кайбер чыгышлар белән таныыйк.

Тик шунысын гына искәртеп үтик, бу бәхәстә яшьләрдән кала танылган журналистлар да катнашты. Алар арасында “Ватаным Татарстан”, “Безнең гәҗит” баш мөхәррирләре Миңназыйм Сәфәрев һәм Илфат Фәйзрахманов, телевидениедагы алып баручы Фирдүс Гыймалетдинов та бар иде. Болар нигездә авыл яклы булды. Илшат Сәетов, Руслан Айсин, Алия Сабирова кебек яшьләр шәһәрләшү тарафдарлары булып чыгыш ясады.

Фирдус Гыймалетдинов. Татарның милли культурасы бүгенге глобальләшү шартларында нинди юл буенча үсеш алырга тиеш? Ул авыл җирендә үзенең чишмә башын тапкан, авыл җирендә безнең гореф-гадәтләр сакланган, авыл җире безнең бөтен мәдәниятебезне чын мәгънәсендә бик катлаулы елларда саклап калды. Безнең бик күп язучыларыбыз чыгышлары белән авылдан, җыр сәнгатенә килүчеләр авылдан. Кая соң безнең мәдәниятнең чишмә башы хәзер?

Алия Сабирова.
Алия Сабирова. Мин сезгә бераз каршы чыгып, икенче төрле әйтмәкче булам. Безнең татар авыллары хәзер кризис кичерә. Авылларда халык бетеп бара, мәктәпләр ябыла. Авыл элек татар мәдәниятенең чишмә башы булган, бүген ул функцияләрен югалтты. Галимнәр әйтүенчә, 2025 елга татар авылларында татар халкының 10 проценты гына калачак. Татар халкы кая китә соң? Әлбәттә, шәһәргә күченә, шәһәрдә яшәргә тели. Шуңа күрә без бүген татар мәдәниятен шәһәр шартларына яраклаштырырга тиеш. Һәм шәһәр шартларында, әлбәттә, ул яшьләр, татар яшьләренең үз мәдәнияте, үз субкультурасы булырга тиеш.

Фирдус Гыймалетдинов. Ләкин, ул чын мәгънәсендә нинди булыр микән? Әйтик, ул мәдәният зур конкуренция белән очраша. Ул конкуренциягә сәләтлеме? Бала чактан ук балалар бакчага барганда ук чит культура йогымтысына эләгә, бүген Казанда да балалар бакчасына баргач, анда татар төркемендә Василийлар, Иваннар бар. Чын мәгънәсендә милли субкультура булырга мөмкинме? Моның өчен мөхит бармы соң шәһәр җирендә?

Алия Сабирова. Мохитне без үзебез булдырырга тиеш дип саныйм. Чөнки татар кешесе үзен әйләндереп алган мәдәният татарча булсын өчен үзе тырышырга тиеш. Татар кешесе нинди мәдәният продукциясен кулланасы килә, алар барысы да татарча булырга тиеш. Театры да, операсы да, киносы да – бөтенесе дә татарча булырга тиеш. Безнең сәхнәдә яшьләр дә бар, өлкән буын да бар, авылдан чыкканы бар һәм шәһәрдә үскәне бар.

Руслан Айсин. Университетта укыганда авылдан килгән яшьләр тупасрак дип әйтимме, ләкин психологик яктан аларга наданлык, үҗәтлек салынган.

Фирдүс Гыймалетдинов. Гафу итегез, шәһәрдә туган балалар барысы да зыялы, шулаймы? Мондый аеру ясарга ярамый.

Руслан Айсин. Бу начар сыйфат дип әйтмим. Чөнки ул гадилектә тора. Авыл кешесе гади бит. Барысына да ышана. Шәһәргә килгәч, аның белән төрле вакыйгалар була.

Алия Сабирова. Хәзерге шартларда шәһәрдә яшәүче татар яшьләренә милли культура, субкультура булдыру реаль әйберме? Миллилекне дә саклап калу һәм шәһәр татар яшьләренең ихтыяҗларына җавап биреп, культура тудырып булырмы?

Фәрит Уразаев. Авыл психологиясе ул миллилек психологиясе, ә шәһәр психологиясе – ул динамизм психологиясе. Бу ике әйбер дә татарда бар. Милләт булып яшәү өчен, милләтнең күпмедер өлеше авылда яшәргә тиеш, бер өлеше шәһәрдә. Шул вакытта бердәмлек була. Дөньяда мәдәният үзгәрсә, Русиядә 70% халык авылда яшәгән, шуңа күрә бездә бер кайчан да демографик кризис булмаган.

Ә бүген урбанизация чорында 75% халык шәһәрдә яши. 15 елдан авылда чыннан да 10% кеше кала. Шуннан соң сорау туа: татар кая яшәргә тиеш? Без татарның бишеге авыл дип сөйләп килдек. Мәдәниятне авыл саклады. Минем фикерем шундый, татарның җире булырга тиеш. Синең җир юк икән, син хуҗа түгел. Син эшче. Зур шәһәрләр тирәсендә татар җирдә, коттедж өйләрдә яшәргә тиеш. Бүген татар субкультурасын шәһәр җирлегендә булдыру мөмкинлеге реаль. Безнең яшьләребез бик актив һәм үзләре бу культураны тудырып та киләләр.

Руслан Айсин. Теләсә кайсы субкультура беренче чиратта культурага таяна һәм аны саклау максатын үз эченә алмый. Безнең субкультурабызның төп максаты ул нәкъ читтән килгән, авыллардан килгән, башка төбәкләрдән килгән яшьләр өчен аларга аңлаешлы һәм якын булган татар телендәге татар субкультура булдыру.

Раил Өметбаев. Мин рус мәктәбенә йөргән кеше, татар мәктәбендә укымаган. Мин үзем татарлык кайдан килә икәнен белмим. Чынлап әйтәм, мин Илһам Шакировның җырларын тыңламыйм, ул миңа кызык түгел. Без, шәһәрдә туып үскән татар яшьләре, әлеге мәдәниятне аңламыйбыз. Без рус мәдәниятендә үскән балалар, татарча сөйләшкәндә, без рус акценты белән сөйләшәбез. Кайвакытта үземнең татарчадан оялып та куям. Чөнки мин татарча начар сөйләшәм дип саныйм.

Илфат Фәйзрахманов.
Илфат Фәйзрахманов. Авылны, шәһәрне аерабыз. Нәрсәгә аны аерырга? Менә Ильсөя Бәдретдинова төркеме, чыгалар да авыллар буйлап билетлар сатып йөриләр. Президиумга утырабыз да, авыл бетә, авыл эчә дип сөйлибез. Бу дөрес түгел.

Рәфис Җәмдихан. Соңгы вакытта гел җыр турында бәхәсләшәбез. Туйдырды да кебек. Шәһәр мәдәниятен яклаучыларга сорау бар. Нәрсә соң ул субкультура?

Ильяс Гафаров. Субкультура – ул сәнгать, бию, рәсем. Менә интернет кебек.

Рәфис Җәмдихан. Сез монда татар яшьләре субкультурасы турында сүз алып барасыз. Ә Интерет – ул глобаль культура.

Ильяс Гафаров. Безгә яңа татарча киемнәр кирәк, яңа татарча шрифтлар кирәк, яңа эксперименталь бию кирәк.

Рәфис Җәмдихан. Бүгенге көндә татарның төп проблемасы – безнең 70 ел буена югалтылган рухи кыйммәтләрне шәхес дәрәҗәсенә кайтару.

Залдан тавыш. Актаныш районыннан без, чип-чиста Татарстанның районы. Без “пгт”да яшибез, “поселок городского типа”. Авылдагы культура – ул астагы культура, ә шәһәрдә югары культура дип кайсысыдыр әйтте. Безгә авылны шәһәр культурасы дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Мәсәлән, Актанышта боз сарае бар, сәнгать мәктәбе бар, спорт мәктәпләре бар. Яшьләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Авылны да күтәрергә кирәк. Авылдан башка шәһәр, шәһәрдән башка авыл була алмый. Авылда торып, шәһәргә килеп эшләргә кирәк дисез. Ә җирне кая куясыз? Без бит авыл хуҗалыгы республикасы да, шуңа көчле.

Икекнче тавыш. Актаныштан бик күп артистларыбыз. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров чыккан. Элек бездә татарча театр, филармония бар иде. Халык театрлары, фольклор ансамбльләре күп. Милли бәйрәмнәр, Сабан туйлар, Нәүрүз бәйрәмнәрен үткәрәбез.

Раил Өметбаев. Нишләп соң сезнең районнан чыккан җитәкчеләр шушы бәйрәмнәрне Казанда үткәрергә приказ чыгармыйлар? Нишләп алар Казанда дәүләт бәйрәмнәре булып китә алмады? Актанышта уздырасыз сез, нишләп Казанда узмый?

Залдан тавыш. Актанышлар Казан татарларын бәйрәм итәргә өйрәтеп йөри алмый инде. Сезнең Казанда Карга боткасы уздырырга урыныгызда юк бит ул.

Алия Сабирова. Татар мәдәнияте бер һәм бербөтен. Ул шәһәрнеке дә, авылныкы түгел, ул татарныкы, ул Сәйдәшле, Тукайлы, Җәлилле, Иттифаклы... Әйдәгез мәдәниятебезне үстерик. Ул кызыклы булсын, заманча һәм шул ук вакытта татарча моңлы, татарча безгә якын булсын.

Рәфис Җәмдихан. Менә шундыйрак сөйләшү булды өченче татар яшьләре форумы кысаларында һәм дискуссиядә. Ә аның нәтиҗәсе нинди булды соң диярсез? Мөһим дигәне аның кәҗәсендә түгел, мәзәгендә бит. Ни өчен дисәгез, гадәттә дискуссияләрнең нәтиҗәсе әллә ни зур булмый.

Бүгенге сөйләшү бары тик татар яшьләренең милли мәсьәләләргә карата битараф түгел икәнлеген күрсәтә, яшь татарларның милләт турында уйлавын, мәдәниятне үстерү өчен миллилекне төрле шартларда сакларга омтылуны ачыклый. Авыл һәм шәһәр көндәшлегенә килгәндә, кемнең хаклы булуын, әллә ике фикернең дә кушылуы кирәкме, милләтне шәһәр генә коткарачакмы, әллә авылда консервацияләнергәме, моның киләчәк тормыш үзе күрсәтер.
XS
SM
MD
LG