Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа рәсмие: Русияне сәүдә белән җәзаламыйк


Европа Берлегенең сәүдә комиссионеры Петер Мэнделсон Русияне Грузиядәге хәрби гамәлләре өчен аның Дөнья сәүдә оешмасына кушылуын акрынайту беләа җәзаларга кирәкми дип белдерде.

Рейтер агентлыгына Мэнделсон Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына кушылуын сузу беркемнең дә мәнфәгатьләренә туры килми диде.

Кушма Штатларның югары рәсмиләре Мәскәүнең Грузиядәге гамәлләре Русиянең оешмага кушылу омтылышына зыянлы булырга мөмкин дигән иде.

Русия премьер-министры Владимир Путин Русия Дөнья сәүдә оешмасына кушылудан бик зур файда күрми һәм кушылу сөйләшүләрендә үз өстенә алган кайбер йөкләмәләрне туңдырырга тиеш дигән иде.
XS
SM
MD
LG