Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт мөгаллимен комсызлык харап итте


Башкортстандагы тагын бер күренекле галим, мөгаллим ришвәтчелектә тотылды.

Бу юлы әлеге кырын гамәле белән Башкортстан дәүләт педагогия университеты танылды. Шушы уку йортының башкорт филологиясе факультеты деканы, тарих фәннәре докторы, профессор Кави Кәримов быел укырга керүче яшьләрдән үзенең ярдәме өчен зур күләмнәрдә акча таләп иткән. Башкортстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, профессор абзыйның комсызлыгы турында бер абитуриент җиткергән.

Ә инде хокук саклау оешмалары, махсус әзерлек белән, деканның кулыннан тоткан.
Кави Кәримов шактый билгеле мөгаллим. Әллә күпме мактаулы исемнәре һәм дәрәҗәләре бар аның. Профессор буларак, хезмәт хакы да кечкенәдән түгелдер. Әмма нәфсе дигән шайтан котырткандыр күрәсең. Хәзер башкорт профессорының башка ришвәтчелек очраклары булу-булмавы да җентекле тикшерелә. Ләкин өлкән яшьтәге кешегә җинаять эше ачылуы икеле. Ачылган очракта да шартлы рәвештә генә хөкем итәргә мөмкиннәр, дип белдерә хокук белгечләре.

Берничә ел элек Башкортстан медицина университетында да бер профессорны ришвәтчелектә тотканнар иде. Аңа карата җинаять эше дә ачылды. Әмма җиңел котылды ул һәм бүгенге көндә дә мөгаллимлек эшен дәвам итә.
XS
SM
MD
LG