Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбировны һаман “манчыйлар”


Башкортстан президенты хакимиятенең элекке җитәкчесе Радий Хәбировка карата һөҗүмнәр һаман да дәвам итә.

Хәзер бу гамәлләр республика хакимиятләре яссылыгыннан иҗтимагый оешмалар һәм аерым кешеләр даирәсенә дә күчерелде. Бу эшкә башлангычны Башкортстан халыклары ассамблеясе салды дисәң дә була.
Уфаның борынгылыгын раслау өчен күп көч салучы башкорт галиме Нияз Мәҗитов җитәкләгән шушы ассамблея үзенең махсус җыелышын үткәреп, анда Радий Хәбировның чын йөзен ачып салу максатын куйды.

Радий Хәбиров мәсьәләсен карауны Уфадагы утырышта катнашучылар Башкортстан контроль-хисап палатасы рәисе, Радий Хәбиров эшен тикшерүче махсус комиссия башлыгы Валерий Кургузовның чыгышын тыңлаудан башлады. Ул Радий Хәбировка тагын әллә күпме гаепләр тагылган тикшерү йомгакларын укып ишеттерде.

Җыелыш азагында бу ассамблеягә керүче дистәдән артык төрле милли оешмалар җитәкчеләре ил президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать тә кабул итте. Радий Хәбировны Мәскәүдән иске себерке белән куыгыз дигән кебегрәк үтенеч белән язылган ул мөрәҗәгать.

Шул ук вакытта Башкортстан рәсми гәзитләрендә дә Радий Хәбировка каршы язылган мәкаләләр агымы тукталмый. Аеруча “Башкортстан”, “Кызыл таң”, “Йәшлек” кебек басмалар үҗәтлек күрсәтә бу эштә. Гади укучылар да, күренекле шәхесләр дә җәлеп ителә Радий Хәбировны хурлауга. Социалистик хезмәт каһарманнары да, элекке зур җитәкчеләр дә Хәбиров әфәндегә нәфрәт белән сугарылган хатларын җибәрә икән бу гәзитләргә.
XS
SM
MD
LG