Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокукларын яклаучы үзе ярдәмгә мохтаҗ


“Башкортстанда кеше һәм гражданнар хокуклары өчен” оешмасының җитәкчесе Рәис Дәүләткуҗинны яклап, оппозициясе вәкилләре пикетлар оештыра башлаячак.

Башкортстан Берләшкән оппозиция штабында журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырылды. Бу юлы ул Башкортстанда бер ел чамасы элек кулга алынган “Башкортстанда кеше һәм гражданнар хокуклары өчен” дигән оешманың җитәкчесе, элекке милиция подполковнигы Рәис Дәүләткуҗин тирәсендәге хәлләргә багышланды. Матбугат очрашуында төп чыгышны Рәис Дәүләткуҗинның адвокаты Ирина Шерстнева ясады һәм күпчелек сорауларга да ул җавап бирде.

Исегезгә төшерәбез, төгәл бер ел элек, былтыргы сентябрь аенда Рәис Дәүләткуҗин, сәер шартларда, көч кулланылып, бер машинага утыртып алып кителгән иде. Үзенең эш урынына билгесез берәү шалтыратып, аңа Белорет шәһәре милициясен фаш итүче материаллар бирә алуын әйтә. Очрашу өчен, эш бинасы янындагы паркка чыккач, Рәис Дәүләткуҗинны берничә кеше уратып ала һәм аны машинага утыртып алып китә.

Соңрак ачыклануынча, ул кешеләр – Белорет шәһәре эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре була. Аңа кадәр генә Дәүләткуҗин Башкаортстан эчке эшләр министрлыгындагы һәм аерым алганда, Белорет шәһәре эчке эшләр идарәсендәге коррупция күренешләре турында материалларын шул чактагы Русия президенты Владимир Путинга һәм генераль прокурор Юрий Чайкага җибәргән була.

Менә шул мөрәҗәгатьләр җибәрелгәннән соң, Рәис Дәүләткуҗинны, көч кулланып, Уфадан Белорет шәһәренә алып китәләр һәм аңа шул шәһәрдә яшәүче ике кешедән акча таптыру гаебен ягалар. Ләкин Рәис Дәүләткуҗин моны кискен кире кага һәм шушы гамәлне үзенә карата сәяси басым дип белдерә.
“Мине Белорет эчке эшләр идарәсендәге коррупция күренешләрен фаш иткәнем өчен эзәрлеклиләр”, ди Рәис Дәүләткуҗин.

Шулай итеп, узган елның сентябрь аеннан бирле Рәис Дәүләткуҗин Белорет шәһәре тикшерү бүлегендә тотылды. Сәламәтлеге какшауга да карамастан, бернинди шарт белән дә, аны тикшерү бүлегеннән чыгармадылар. Быел август аенда берничә мәхкәмә утырышы булып аның соңгысында Рәис Дәүләткуҗинны 8 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарылды. Адвокат Ирина Шерстнева Рәис Дәүләткуҗинга тагылган гаепләрнең бернигә дә нигезләнмәвен әйтә һәм Башкортстан Югары мәхкәмәсендә җиңеп чыгачакларын ышандыра.

Ирина Шерстнева әйтүенчә, Белорет шәһәре мәхкәмәсе дә, прокуратура да андагы бай эшкуарлар һәм рәсми хакимиятләр белән үрелеп беткән һәм алар сүзеннән чыкмый. Шуңа күрә дә Рәис Дәүләткуҗинны яклау җиңелдән түгел. Шулай да, иң югары мәхкәмәләргә кадәр җитеп, хокук яклаучының гаепсез булуын исбат итәчәгенә ышана Ирина Шерстнева.

Матбугат очрашуында журналистлар адвокатка Башкортстандагы хокук саклау оешмаларындагы гомум хәлләргә бәя бирүне дә сорады.

“Уфада бераз уңай үзгәрешләр булса да, районнарда хокук саклау оешмалары, мәхкәмәләр элек ничек булса шулай эшли. Алар үзләрен дәүләт эчендә дәүләт итеп тоя”, дип җаваплады Шерстенева ханым.
Адвокат Ирина Шерстнева сүзләренчә, Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы да, прокуратура да, мәхкәмәләр дә хакимиятләрне хезмәтләндерә, аларның сүзеннән чыга алмый. “Бәйсез куәт оешмалары тиз генә булмас әле”, диде адвокат ханым.

Башкортстан оппозициясе вәкилләре киләсе атнадан Рәис Дәүләткуҗинны яклап пикетлар оештыра башлаячаклары хакында белдерә. Каршылык чараларын Башкортстан эчке эшләр министрлыгы һәм республика прокуратурасы бинасы янында үткәрегә җыенуларын әйтә алар.
XS
SM
MD
LG