Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хәрби корабы Грузиянең Поти портына килде


Кушма Штатларның хәрби корабы бүген Грузиянең Русия көчләре контролендәге Поти портына килде.

АКШның Маунт Уитней корабы Грузия-Русия сугышыннан соң Потига килгән беренче АКШ хәрби корабы.

Русия көчләре сугышта Потины бомбалады һәм хәзер дә шәһәрдә Русия хәрбиләре тора.

АКШ рәсмиләре әйтүенчә, кораб һуманитар ярдам китергән.

АКШның Грузиягә һуманитар ярдам китерү төркеме башлыгы Джон Мур Потида Русиянең кораб Грузия хөкүмәтенә кораллар алып килгән дигән шикләнүләрен кире какты.

"Грузиягә килгән бу корабларда бернинди кораллар да юк. Бу бары тик зарур булган һуманитар ярдам генә," - диде Мур.

Элегрәк АКШ 2 кораб белән һуманитар ярдам китергән иде инде. Ул кораблар көньяктарак Батум портында тукталды.

АКШ һәм НАТО хәрби корабларының Кара диңгездә булуы Русияне бик тә борчый.
XS
SM
MD
LG