Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның 1000 еллыгы Мәскәүгә тынгы бирми


Быел Мәскәү 861 еллыгын билгели. Киләсе елга меңнән артып китмәгәе. Мәскәү мэры шәһәрнең Казаннан 150 елга яшьрәк булуы белән килешергә теләми кебек.

Шушы көннәрдә Мәскәү үзенең 861 еллыгын билгеләргә җыенса да, Мәскәүнең яше бер мең ел гына түгел, артыграк та дигән сүзләр еш ишетелә башлады. Инде ничә ел буе казынулар алып барылса да, Мәскәүнең яше Казаннан да өлкәнрәк дигәнне исбатларлык дәлилләр табылганы юк. Мәскәү мэры бу юлы да, башкаланың яшен ачыклау әлегә килеп чыкмады, дип белдерде. Быел да Мәскәү шәһәр бәйрәмен элеккечә аның туган көне 1147 нче елдан башлана диелгән датага карап билгеләячәк.

Әлбәтә Мәскәү бәйрәме Мәскәүдә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашыннан башка узмый. Быел инде өр-яңа фестиваль дә уйлап тапканнар. Спортны үстерү фонды һәм Мәскәү хөкүмәте каршындагы милләтара бәйләнеш һәм сәясәт комитеты берлектә оештырган ул фестивальдә һәр республиканың Мәскәүдәге тулы хокуклы вәкиллекләре үз республикаларын тәrъдим итүне уздырачак. Анда һәр милләтнең җырлары яңгыраячак, биюләре, милли уеннары күрсәтеләчәк. Билбау белән көрәш мәйданы да булачак, милли матбугатка да урын биреләчәк.
Бу хакта Татарстанның Русиядәге вәкилt урынбасары Рәфис Измайлов хәбәр итте.

Бу фестивальнең татарлар катнашкан өлеше Көньчыгыш округта, күпме еллар татар паркы дип йөртелгән “Измайлов” паркы янында узарга тиеш. Хәер, ул паркның эчендә үк түгел, аның каршындагы “Вернисаж” дип аталган җирдә, Мәскәү Кирмәне кебек ясалган “Русское подворье” дигән урында узачак.

“Көрәшчеләрне Казаннан чакырсак та, артистлар Татарстаннан килмәячәк, чөнки Мәскәүдә үз артистларыбыз да күп бит безнең”, диде Рәфис Измайлов.

Милли-мәдәни үзәк каршында эшләп килүче, Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкләгән “Шатлык” фольклор төркеме, шулай ул Гольяновадагы Сания Исмәгыйлова җитәкчелегендәге балалар бакчасы да чыгыш ясаячак. Ә инде татар халык биюләрен мәдәни үзәктә эшләп килүче Рәдиф Яваев җитәкчелегендәге фольклор төркеме күрсәтәчәк.

Рәфис Измайловның әйтүенә караганда, биредә мәскәүләр шулай ук Татарстан дәүләт атрибутикасы – гербы, әләме белән танышачак. Татарстан турында чыгышлар да булачак. Татарстан турындагы китаплар күргәзмәсе дә, Мәскәүдә чыга торган “Татарские новости”, “Татарский мир” газеталары да катнашачак ул фестивалдә. Ә инде килгән кунакларны татар халык ашлары белән Мәскәүдә ике кибетен ачкан “Бәхетле” ширкәте сыйлаячак.

Шулай итеп, Мәскәү үзенең туган көнен төрле милләтләр катнашында уздырырга ниятли. Быел Мәскәүнең яше 861 ел дип исәпләнә. Ә менә киләсе елга меңнән артып китмәгәе. Казанның 1000 еллыгын уздырганнан бирле Мәскәү мэры Мәскәүнең Казанга караганда 150 елга яшь булы белән бер дә килешергә теләми кебек.
XS
SM
MD
LG