Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:52

Бөтен Идел-Уралга тәэсирен саклаган халыкның потенциалын онытмаучылар бар.

Бу атнада гәзит битләрендә һәм телевидение экраннарында күптән түгел үткән Республика көнен, татар яшьләре форумында булган очрашулар турында сөйләделәр. Болай күңел күтәренке, алга барабыз, затлы кешеләребез күп, милли чаралар, концертлар шәп үтә.

Әйе, чыннан да анысын булдырабыз. “Сотворение мира” рок-фестивален дер селкетеп үткәрдек. Дөрес, татар милләте исеменнән Австралия якларында яшәүче Зөлфия Камалова гына чыгыш ясый алды. Финляндиядә яшәүче Данис Бәдретдинов яисә Җәмилә чыксалар да, кешедән ким-хур булмас иде. Татарстандагылар хәзергә үсеп җитмәгән. Шунысы кызык, Зөлфиянең җырлавы көндез, фестивальнең башына куелып, иң текә рок яратучылар аны ишетми-күрми калдылар. Төн уртасы якынлашып, күккә утлар атылганда, Уфа кызы Земфираның чыгышы бөтен дөньяны шаккатырды.

Дөрес, татарларның моңа әлләни исе китми. Читтән килгән йолызлар да татарга мөкиббән түгел. “Коммерсант” гәзитендә рок-фестивальгә багышланган репортаж басылды. Әмма анда Зөлфия Камалованы бөтенләй искә алмаганнар. Зыялылар, журналистлар, милли җәмәгатьчелек шулай ук мондый наянлыкка игътибар итми. Син мине күрмәсәң, мин дә сине күрмим дип уйнаучы кечкенә балалар кебек.

Билгеле инде, татар бүген басуда, ул юешләнә башлаган башаклардан икмәк суктыра. Бәйрәмгә кадәр 5 миллион тонна икмәк җыелган иде. Ә гомумән 6 миллион тонна җыеласы ди. Татарстан шуның белән яши. Ә моның шау-шуы, даны юк. Фейереверклар атып көлтә яндыру килешмәс.

Пекинда көмеш медаль алган спортчы кыз үзенә биргән ике затлы машинаның берсен Казан мэриясенә кайтарды. Сәбәбе - аның хәзерге тренерын искә алмаганнар икән, шуңа каршы вице чемпионка протест белдергән. Шушы хәбәрне күпертеп 4-5 телеканал, берничә гәзит берьюлы дөньяга сипте. Менә, ичмасам, вакыйга! 50 мең долларлык машинаны кире мэриягә кайтарып бирсен әле. Әмма бу сенсациянең дәвамы нинди сон? Тренерны чакырып, аңа чәчәк һәм бүләк биреп, мактап сөйләсәләр, эш җайланамы? Кем белсен аны.

Моның белән дә чиновниклар да, журналистлар да кызыксынмый. Бөтен кайгы фейерверк атуда.
Август аенда химаяче Әсхәт Галимҗановка һәйкәл, дөресрәге атлы-арбалы, бала-чагалы сыннар җыелмасы цирк белән Казан Кирмәне арасына куелу милли җәмәгатьчелекне шаккатырган иде. Китте протест, пикет, китте имза җыю. Тарихи урында йөк ташучы бабай сынын кую Казанны яклап шәһит киткән татарларны мыскыл итү дигән дәгъва белдерелде.

Инде һәйкәл ачылды. Цирк каршындагы агачлар арасындагы бик мөләем атлы арба, Әсхәт бабай сыны кешеләргә ошады. Бала-чага шунда уйный, фотога төшә, ә Казанны яклаучыларга һәйкәлне Явыз Иван явы Кирмән диварын җимергән урынга куярга әзерләнек дәвам итә. Беркем дә шауламый, барысы кәнәгать.
Ниһаять, Кавказ хәлләренә Татарстан җитәкчеләренең рәсми мөнәсәбәте турында. Бик күп гуманитар ярдәм Осетиягә китте. Димәк, мөнәсәбәт аңлашыла. Ә шулай да, Грузия белән Русия талашына татарлар ниндирәк яктан катнашырга тиеш соң? Һәм тиешме? Чын булса, җомга көнне Миңтимер Шәймиев Мәскәүдәге утырышка китте. Бәлки анда аңа да шушы халыкара җанҗалны бәяләргә туры килер. Бер дә күңелле нәрсә түгел, моңа кадәр рәсмиләр эндәшмәде.

Ә “Звезда Поволжья” гәзитендә Рәшит Әхмәтов Осетия һәм Абхазияне тану татарлар өчен бик файдалы, дип белдерде. Ни өчен дисезме? Шушы кечкенә өлкәләрне таныган федераль үзәк татарларга зур ихтирам белән карарга тиеш. Әнә, Грузия үзендәге автономияләрне юкка чыгаргач, тегеләре ничек күтәрелеп чыкты. Шаярма син милләтләр белән, дип тарих үзе бармак янап тора.

“Украинская правда” дигән гәзиттә Игорь Лосев исемле бер галимнең мәкаләсе басылган. Нәрсә яза соң ул Лосев әфәнде? Бик зур територияләргә чәчелгән төрле климатик, географик төбәкләрдән торучы, төрле милләтле һәм төрле динле Русия бүленеп китәргә бик мөмкин, ди ул. “Русиянең эчендә эчке сепаратизм потенциалы бик зур. Беренче чиратта, төрки, монгол, кавказ һәм фин-угор халыклар турыда сүз бара. Иделбуе болгарларның, татарларның дәүләтчелеге Московия дәүләтчелегеннән борынгырак”, ди Игорь Лосев.

“Казан татарлары көчле һәм перспективалы милләт. Татарстан күрше Башкортстанга да, Чувашиягә дә һәм Идел-Урал төбәгендәге фин-угорларга да көчле тәэсир ясый. Мондый шартларны кулланып, сепаратистик проектлар белән эшләүчеләр булмавы Русиянең бәхете”, дип саный мәкалә авторы. Чыннан да, хикмәтле һәм кызыклы фикер бу. Һәм шушы мәкалә “Татар-информ” агентлыгының 3 сентябрьдагы мониторинг язмасында басылып чыкса да, бер генә татар гәзите яисә тапшыруы аңа игътибар итмәде. Өстән күрсәтмә булмагач, шулай инде.

XS
SM
MD
LG