Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда 6 сугышчы, 2 цивиль үтерелде


Әфган рәсмиләре белдерүенчә, бүген иртән бер Талибан җитәкчесенә каршы һава һөҗүме нәтиҗәсендә Талибан сугышчысы дип шикләнелгән 8 кеше һәм 2 цивиль үтерелгән.

Рәсмиләр әйтүенчә, Әфган һәм АКШ көчләре сишәмбе кичендә Фара виләятенең Баква районына килгәннән соң, 4 сәгатькә сузылган атышлар башланган.

Һөҗүм Талибанның бер югары җитәкчесе Фазыл муллага каршы булган һәм ул үтерелгән диелә.

АКШ рәсмиләре бу бәрелешне расласа да, атышлар әфган һәм коалиция көчләре кизүенә һөҗүмнән соң башланды ди.
XS
SM
MD
LG