Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маккейн Вашингтонны үзгәртергә җыена


Маккейн республикан намзәте булырга ризалык бирде һәм президент булып сайланса, Вашингтонга үзгәрешләр алып килергә вәгъдә итте.

Вьетнам сугышы ветераны, озак еллар сенатор булып эшләгән Джон Маккейн республикан партиясенең намзәте булырга рәсми ризалыгын бирде. Җомгага каршы төндә Миннесота штатында үткән корытлайда шыплап тулган залда чыгыш ясап Маккейн үзенең ихтимал урынбасары Аляска губернаторы Сара Пэйлин белән бергә Вашингтонга үзгәрешләр алып килергә вәгъдә итте.

Республикан партиясе корылтае (Reuters)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:19 0:00


"Минем дә, Пэйлин ханымның да биргән вәгъдәләрен бозу гадәте юк. Әгәр без илнең проблемнарын киләсе буыннарга калдырмыйбыз, Вашингтонны үзгәртергә җыенабыз дибез икән, сез моңа ышана аласыз. Сүзебездә тору өчен безнең көчебез дә, тәҗрибәбез дә, умыртка сөягебез дә бар" – диде Джон Маккейн.

Маккейн ике партия арасындагы дошманлыкны бетерергә, икесе белән дә эшләргә сүз бирде. Әммә салымнар мәсьәләсендә, демократлар намзәте Барак Обамадан аермалы буларак, салымнарны түбән тотырга вәгъдә итте.

Маккейн һәм Пэйлин
Американың чит ил нефтенә бәйлелеген киметеп, миллионлаган эш урыны булдыру вәгъдәсе көчле алкышларга күмелде. "Кадерле дусларым, президент булсам, без соңгы дистә елда иң дәрәҗәле проект башлаячакбыз. – диде Маккейн. - Безне яратмаган илләргә ел саен $700 миллард җибәрүне туктатачакбыз"

Тышкы сәясәткә кагылып Маккейн Русия җитәкчеләре исеменә каты сүзләр әйтте. "Нефтьтән череп баеган һәм коррупциягә баткан Русия җитәкчеләре демократик кыйммәтләрне һәм хакимият җаваплылыгын кире какты. – диде Маккейн. – Алар тагы да күбрәк нефть ятмаларын контроль итү, күршеләрен куркыту, Русия империясен торгызу ниятләре белән кечкенә генә күрше демократик илгә басып керделәр. Грузиянең батыр халкы безнең ярдәмгә мохтаҗ."

Обама һәм Маккейн
Маккейн үзенең көндәше Барак Обамага ихтирамны үзенчәлекле итеп белдерде. "Мин сенатор Обама һәм аның тарфдарларына казанышлары өчен ихтирам белдермәсәм американ булмас идем. – диде Макекйн. – Әммә, дусларым, шикләрегез калмасын, бу сайлауны без җиңәчәкбез."

Республиканнарның бу корылтае тарихта иң сәер корылтайның берсе булгандыр. Башта аңа Густав давылы комачаулады. Аннары вице-президент намзәте тирәсендә гайбәтләр купты.

Моңа кадәр азларга таныш булган Аляска губернаторын урынбасар итеп сайлап, Маккейн зур хата ясады дигән караш бар. Өстәвенә Пэйлин ханымның 17 яшьлек кызы балага узганы ачыкланды. Гәрчә үзе тыйнак тәрбия тарафдары, мәктәптә секс дәресләре һәм абортларга каршы сәясәтче санала иде.

Шулай итеп, Америкада президентлык бәйгесенең хәл иткеч өлеше башлана. Республиканнар Маккейн белән Пэйлин демократлар Обама белән Байденга каршы дебатларга чыга.

Тавыш бирү 4 ноябрьдә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG