Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель Грузия-Русия сугышын тикшерү турында сөйләшә


Европа Берлеге илләре Грузия белән Русия арасында сугыш башлау өчен кем гаепле икәнен халыкара дәрәҗәдә тикшерергә чакыру турында сөйләшә.

Британия тышкы эшләр министры Дэвид Милибанд һәм башка министрлар бүген шул турыда 2 көнлек сөйләшүләргә Франциянең Авиньон шәһәренә җыелды.

Германия тышкы эшләр министры Франк Вальтер Штайнмайер да Көньяк Осетия низагы өчен кем гаепле булуын халыкара тикшерү үткәреп ачыкларга тәкъдим итте.

Август башында Тифлис Көньяк Осетиядә үз хакимиятен торгызырга теләгәч Русия анда гаскәр һәм танклар җибәргән иде.

Министр моны бүген "Hannoversche Allgemeine Zeitung" газетында басылган әңгәмәдә әйткән.
XS
SM
MD
LG