Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Электрон хөкүмәткә” Русия күз сала


Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов.
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов.

Татарстаның “электрон хөкүмәте” башкаларны кызыксындыра.

Kазанда “Глобаль җәмгыяттә мәгълүмати коммуникация технологияләре” дип аталган алтынчы халыкара конференция тәмамлану уңаеннан матбугат җыелышы узды. Аны Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов алып барды. Ул бу чараны Татарстан өчен мөһим вакыйга дип атады.

Министр әйтүенчә, Татарстан үзенең электрон хөкүмәте булуы белән башкаларны аеруча кызыксындырган. Ә Русиядә исә бу эшкә салкынлык сизелә. Инде алдан ук хәбәр ителгәнчә, Русиядә электрон хөкүмәт төзелүенә сәяси, икътисади яктан да шартлар тудырылган. “Тик административ оештыру эшләре аксый”, дигән иде җыелышка килгән мәгълүмати технологияләр федераль агентлыгы башлыгы Владимир Матюхин.

Җыелышка Русиянең төрле төбәкләреннән белгечләр җыелган иде. Алар электрон хөкүмәт темасы белән бергә, яңа технологияләрнең дәүләт идарәсендәге өлеше, мәгълүмат иминлеге, заманча мәгълүмати технологияләр, яңа технологияләрнең мәгарифтәге роле, мәгълүмати технологияләрнең социаль һәм икътисади роле кебек сораулар җавап эзләде.

Җыелышта беренче көнне катнашкан премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Татарстанда технологияләр өлкәсендә кластер булдыру фикерен әйткән иде. Бу турыда республика президентының карары да бар икән. Кластерны технопарк нигезендә булдырырга ниятлиләр.

Моннан тыш Казанда IBM ширкәте белән бергәлектә тагын бер технологияләр үзәге төзелә. Бүгенге көндә Татарстанда технологияләр өлкәсендә 400дән артык ширкәт эшли икән. Аларда 20 меңнән артык эшче хезмәт итә. Технологияләр өлкәсендәге ширкәтләр елына хәтта 30 миллиард сум табыш та китерә, ди.

XS
SM
MD
LG