Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:07

Төркия президенты Гүл Әрмәнстанга килде


Төркия президенты Абдулла Гүл кыска, әмма зур әһәмияткә ия сәфәр белән Ереванга килде.

Гүл Әрмәнстанга президент Серж Саргсян чакыруы белән килде. Алар бүген ике илнең футбол такымнары арасында Дөнья футбол беренчеленә әзерлек уенын карый.

Ереванда Саргсян белән президент сараенда очрашудан соң уртак матбугат очрашуында чыгыш ячап Гүл бу сәфәр мөнәсәбәтләрне яхшыртырга мөмкинлекләр ачар дип өметләнүен әйтте.

Саргсян "безнең илләр арасындагы проблемаларны киләчәк буынга калдырмау өчен хәзер аларны чишәргә сәяси теләк бар," - диде.

Саргсян әйтүенчә, Гүл дә аны киләсе айда Төркиядә үтәчәк ике илнең футбол такымы арасындагы уенны карарга чакырган.

1991 елда Советлар Берлегеннән аерылып мөстәкыйль дәүләт булган Әрмәнстанга моңарчы Төркия дәүләт башлыгының килгәне юк иде әле. Ике ил арасында дипломатик бәйләнешләр дә юк.

Госманлы империясендә әрмәннәрне күпләа үтерү мәсьләсенә карашларның каршылыклы булуы һәм Таулы Карабах низагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуга комачаулап килде.

XS
SM
MD
LG