Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге министрларының Авиньон очрашуы тәмам


Европа Берлегендәге 27 илнең тышкы эшләр министрлары Франциянең Авиньон шәһәрендә 2 көнлек гайре рәсми очрашуларын тәмамлады.

Алар Франция президенты Николя Саркозиның дүшәмбегә билгеләнгән Мәскәү һәм Тифлис сәфәре алдыннан бердәм фикердә булуларын күрсәтте.

Саркози һәм Европа Берлеге рәсмиләре тагын бер мәртәбә Мәскәүне Русия-Грузия сугышын туктату килешүендәге шартларны үтәп Грузиядән гаскәрләрен чыгарырга үгетләмәкче.

Берлек министрлары бүген шулай ук Грузия ватандашларына виза чикләүләрен җиңеләйтү һәм Тифлис белән ирекле сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыру турында нигездә килеште.

Грузиягә донорлар конференциясе октябрь аенда үтәчәк. Берлек шулай ук Грузиягә 100 миллион евро ярдам вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG