Accessibility links

Кайнар хәбәр

Асиф Али Зәрдари - Пакыстанның яңа президенты


Пакыстанда үтерелгән оппозиция җитәкчесе Бинәзир Бһуттоның ире Асиф Али Зәрдари президент итеп сайланды.

Федераль парламентның ике пулатында да, шулай ук дүрт төбәк шурасының өчесендә күпчелек Зәрдари өчен тавыш бирде.

Телевидение аша кыска чыгышында Зәрдари үз җиңүен демократиянең җиңүе дип атады.

Хөкүмәт коалициясе парламентта импичмент белән янаганнан соң элекке президент Пәрвәз Мөшәррәф 18-нче августта вазыйфасыннан китте.

Пакыстандагы икътисадый проблемалар һәм сугышчан исламның күтәрелә баруы илдәге тотрыклылыкка куркыныч тудыра. Болар Зәрдарига зур кыенлыклар тудырачак.

Бүген парламент һәм шураларда сайлау барганда Пешавар шәһәре янында бомба шартлап кимендә 15 кешене үтерде.

Зәрдари соңгы ике дистә елда коррупциядә гаепләнде. Ул акча юуда һәм канунсыз рәвештә Британиядә виллалар сатып алуда гаепләнеп 11 ел төрмәдә яткан иде.

Узган ел октябрь аенда президент Пәрвәз Мөшәррәф Зәрдаригә каршы ачылган барлык мәхкәмә эшләрен гамәлдән чыгарган фәрман чыгарган иде.

Карачи урамнарында Мөшәррәфнең вазыйфасыннан китүен бәйрәм итү
Кайбер белгечләр, 27 декабрьдә Бһуттоның үтерелүеннән соң һәм Зәрдаринең партия башлыгы булып 18 февральдәге сайлауда җиңеп чыгыуннан соң халыкның аңа булган ышанычы артты, дип белдерә.

Зәрдари халыкның дәүләт өстендәге хакимиятен яңадан кайтару өчен төрле сәяси партияләрне бергә җыйган һәм Мөшәррәфне вазифадан китәргә мәҗбүр иткән иде.

Пакыстандагы сәяси мәсьәләләр турында макаләләр язучы Заһит Хөсәен радиобызга президентның киләчәктәге юнәлеше ил киләчәгендә хәл иткеч роль уйныячагын әйтте:

"Зәрдаригә әлеге вакытта зур ышаныч юк. Президент итеп сайланганнан соң - әгәр парламенттагылар аңа таба тартыла башласа, бу хакимиятнең парламент системасы өчен яхшы булмыячак", диде ул.

Заһит бу сүзләре белән президентның вәкаләтләр мәсьәләсенә басым ясый. 1973 елда Британия демократик парламент ысулын үрнәк итеп алган Пакыстанда, дәүләт эшләре башкару вәкаләте премьер-министрга бирелгән иде. Президент исә символик бер башлык булып торды.
Мөшәррәф хакимият белән хушлаша


Ләкин генерал Мөшәррәф президентлык вазифасына керешкәч парламентны булдыксызлыкта гаепләп, вәкаләтләрнең зур өлешен үз өстенә алды.

Бу адымнан соң президент, сивиль һәм хәрби җитәкчеләрне билгеләп кую белән бергә парламентны тарату һәм илнең атом коралларын үз кулында тоту көченә ия булды.
XS
SM
MD
LG