Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуела һәм Русия уртак хәрби күнегүләр үткәрә


Венесуела Көньяк Америка ярлары янында Русия белән уртак хәрби диңгез күнегүләре үткәрәчәген белдерде.

Франс пресс агентлыгына Венесуела хәрби диңгез көчләре берләштерелгән идарәсенең стратегик күзләү мөдире контр-адмирал Сальбаторе Каммарата Бастидас уртак хәрби диңгез күнегүләренә бик зур әһәмият бирелә дигән.

Аның әйүенчә, 10-14 ноябрьләрдә Венесуела суларында үтәчәк ул күнегүләрдә Русия ягыннан 4 хәрби кораб һәм 1 меңләп диңгезче катнашачак.

Каммарата Бастидас күнегүләрдә шулай ук Венесуеланың хәрби һава көчләре һәм су асты көймәләре дә катнашачагын белдергән.

Венесуела президенты Уго Чавес Мәскәү белән хезмәттәшлекне "стратегик беректәшлек" дип атады һәм Русия белән корал тәэминаты һәм җитештерү килешүләре төзеде.
XS
SM
MD
LG