Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

Беларус Көньяк Осетия һәм Абхазияне танырга мөмкин


Беларус президенты Александр Лукашенко, ил парламенты, Көньяк Осетия һәм Абхазия мөстәкыйльлеген тану мәсьәләсен карарга мөмкин, дип хәбәр итте. Минскида үткән матбугат очрашуында, Лукашенко, Беларус дәшми кала алмый, дип белдерде. Элегрәк, ул Русия президенты Дмитрий Медведевка җибәрелгән рәсми хатында, Мәскәүнең , Көньяк Осетия һәм Абхазиянең мөстәкыйльлеген танудан башка чарасы юк иде, дип белдергән иде.
Әлегә бу ике төбәкнең мөстәкыйльлеген Русиядән кала, Никарагуа гына таныды.

XS
SM
MD
LG