Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Зур сәяси уеннарда татарларның фикерләре һәм эшләре күпләрне кызыксындыра.

6 сентябрьдә Мәскәүдә Русиянең Дәүләт Шурасы утырышында Русия җитәкчелегенең Көнья Осетия - Абхазия тирәсендәге вәзгыятькә карата эшчәнлеге тикшерелде. Бу утырышта Кремльнең сәясәтен хуплаган губернаторлар һәм президентлар белән бергә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә катнашты. Ул гуманитар ярдәмне төзелеш һәм коммуникацияләрне тергезү юнәлешендә киңәйтергә кирәк, дип саный. “Русия көчсез була алмый, шуңа күрә аңа саклану чаралары, көчле экономика һәм бердәмлек кирәк”, дип әйтте Миңтимер Шәймиев. Кавказда кризис килеп тууга 1 ай дәвамында ул бер тапкыр да бу хакта белдерү ясамаган иде. Үткән утырышта ул бу мәсьәләгә зур саклык белән кагылды.

“Милли проблемаларны хәл иткәндә көч куллану көрчеккә кертә. Этник конфликтлар килеп чыкканда, сабырлык белән эш алып бару – бердән-бер дөрес юл”, дигән Миңтимер Шәймиев.

Күптән түгел Татарстан җитәкчесе дәүләт аппараты хезмәткәрләренең санын кыскарту турында фәрман чыгарган иде. Президент аппаратында берничә хезмәткәр – сәясәт, фән һәм югары белем буенча дәүләт киңәшчеләре кыскартыла, әйдәүче белгечләр, китапханәчеләр, машинисткалар дә кимрәк булачак. Шулай итеп, Рафаил Хәкимов, Сергей Дьяконов киңәшче вазифасыннан азат ителгәннән соң, алар урынына яңа кешеләр билгеләнми.

Узган ял көннәрендә Татарстанда җылы, кояшлы көннәр булды, җитәкчеләрнең бөтен игътибары – икмәк җыюда. 7 сентябрь – нефть һәм газ хезмәткәрләре көне билгәләп үтелде. Шул уңайдан бу тармакта эшләүчеләрдә премьер-министр Рөстәм Миңнеханов тәбрик сүзе белән чыкты. Нефть табучылар республика бюджетына зур өлешен кертәләр. Бик күп химаячелек эшләргә дә алар тартыла. 30 августта “Татнефть” җитәкчесе Шәфәгать Тәхәветдиновка Казанның мактаулы гражданы билгесе тапшырылды.

Татарстандагы гуманитар оешмаларга читтә торучы эшкуарлар да ярдәм иткәли. Узган атна ахырында Минзәләдә балаларның иҗат йорты ачылды. Аны төзергә “Русский стандарт” холдингы җитәкчесе Рөстәм Тарико ярдәм иткән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG