Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куликово - урысның татарны җиңү символы


Иске стиль белән 8 сентябрь Куликово сугышы көне. Быел бу бәрелешкә 628 ел тула.

“Без бүген милләтләр дуслыгы турында сөйлибез. Әмма сөйлибез генә. Милләтләр дуслыгы ныгысын өчен гамәл кылуларыбыз бик аз. Киресенчә, шул милләтләр дуслыгы булмасын өчен шул гамәлләр кылына да. Куликова сугышы күптән булган хәл инде ул. Нинди сугыш булган, ничек булган? Алар турында, эченә кереп тормастан, шулкадәр күптән булган вакыйганы зурдан кубып аның истәлеген саклаучыларга дәүләт бүләге бирү бу дуслыкка хезмәт итми, һич тә”, ди Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле кинорежиссер Әхтәм Зарипов.
Әхтәм Зариповны нәкъ менә шул вакыйга- “Куликова кыры” тыюлыгы хезмәткәрләренә май аенда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Русиянең 2007 елгы дәүләт бүләген бирү турындагы фәрман кулына каләм алырга мәҗбүр иткән. “Тәвәкәллик!” дигән язмада автор: “Тарихи чынбарлык нинди генә булмасын, бүген дә Куликово сугышы русларның татарларны җиңү символы буларак файдаланыла. Аны яшерен дә, ачыктан-ачык та яңартып, сипләп торалар”, ди ул.
“Алтын Урда империясенең 1360 еллар башында икегә аерылып, Иделнең уң ягындагы биләмәләр “төп йорт” Урта-Сарай хакимлегенә каршы фетнәчел көчләр йогынтысында булуын урыс тарихчылары гына түгел, Европа тарихчылары да ачыктан-ачык язып калдырганнар.
Мамайны “җиңүе” белән Дмитрий Иванович Алтын Урда ханнарына ярдәм күрсәтә. Тик Сарай хакимиятенең бу эшкә тиешле бәһа бирүен дә көтмәстән, ягъни Куликово кырыннан кайтышка ук, Мәскәү Алтын Урдага ясак түләүдән туктап, аннан бәйсез булуын белдерә. Тәхет өчен үзара сугышып йончылган, әмма әлегә дәһшәтле империя гаскәрләрен шулай кабат үзенә каршы яу белән килергә мәҗбүр итә Мәскәү. Нәтиҗәдә 1382 елда Урда гаскәрләре тарафыннан Мәскәү кенәзлеге тагын буйсындырыла. Исеменә “Донской” кушаматы өстәлгән Дмитрий Иванович, элекке кебек үк, сарай хакимиятенә баш иеп, ясак түли.
Бу вакыйгалардан соң Алтын Урда озак-озак еллар яши, таркалуы да Рус кенәзлекләренә җиңелүдән түгел- туган белән туган тәхет бүлешә алмаудан, империяне бербөтен итеп тоткан яшәү кануннарының заман-чор таләпләренә җавап бирми башлавыннан, ягъни империянең яшәү концепциясе булмаудан.
Әле Куликово сугышыннан соң да нинди генә олы сугышлар булмый да, Урда гаскәрләре нинди генә җиңүләргә ирешмиләр! Таркалуга йөз тоткан империя акрынлап сүнү юлын 1502 елга кадәр (ягъни Олы Урда исемендәге мәмләкәт тәмам яшәүдән туктаганчы) дәвам итә. Шулай икәне бәхәссез факт булса да, 1380 елдагы сугыш әле һаман урыс гаскәрләренең татар татар гаскәрләрен “җиңү” сугышы дип зурдан кубып гауга барабаннары кагып, җиңү быргылары кычкыртып һәр ел саен билгеләп үтелә”. Бу хакта Әхтәм Зарипов “Тәвәкәллик” дигән мәкаләсендә яза.
“Мин үзем урысларга да, башка милләтләргә дә каршы кеше түгел. Әгәр без шулай дип әйтәбез икән, нигә безне кыйнаган өчен безне кыйнаучылар хөрмәтенә яңадан һәйкәл куярга? Һәм шуны ел саен бәйрәм итергә кирәк? Без бит инде аерылмас халыклар хәзер”, ди Әхтәм Зарипов. Мәкаләнең исеме “Тәвәкәллик!”. Яисә, нинди дә булса адым ясарга вакыт җиткәнне белдерә. Ул адымны беренче булып христиан дине башлыклары ясасын иде ди ул.
“Яуга сәфәр китәр алдыннан Мәскәү кенәзе Дмитрий Иванович, воеводларын ияртеп, митрополит урыны өчен көрәш кызган буталчык бер чорда, Русиянең иң абруйлы саналган рухание Сергей Радонежский белән очрашырга Троица монастырена килә.
Игумен аңа: “Дошман җиңелүгә дучар булачак, ә сиңа Ходайдан ярдәм киләчәк, син татарларны җиңәчәксең!”, дип фатихасын бирә. (Шуның өчен ул праваслау диненең бер изгесе буларак канунлаштырыла да.)”
“Католикларның рухани аталары башка халыклар католиклардан җәбер күргән өчен гафу үтенде. Бүген христиан дине башлыклары безнең халыклардан гафу үтенергә тиеш. Шундый гафу үтенү булса, безне җиңү дигән бәйрәмнәр булмас иде, кирәкмәс иде алар”, ди Әхтәм Зарипов.
Русиядә динне дәүләттән аерылган дисәләр дә, бугенге көндә дин дәүләт сәясәтен алга сөрүдә үз эшен яхшы башкара. Христиан динен мәктәпләргә кертү мәсьәләсенә генә килгәндә дә ачык мисал. Аерылган булгач, ник дәүләт мәктәбе ишеген шакый соң ул. Шуңа күрә, Әхтәм Зарипов фикеренә күрә, христиан руханыйлары һәм Русия дәүләте җитәкчеләре ниндидер гафу итү адымы ясасын өчен аларга бу хакта искәртеп узарга кирәк. Кем ясар соң бу беренче искәртүне? Татарстан дәүләт шурасымы, әллә президентмы?
Татарлар үзләре дә йоклап ятмаса иде, ди автор. “Мин чакырам үзебезнең язучыларны, сәнгать әһелләрен сәнгать юлы белән бу эшкә кыюрак керешергә. Башка халыклар алдында үзебезне күрсәтер өчен реабилетацияләргә кирәк”.
Куликова сугышына мөнәсәбәттә Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин болай дигән иде: “Анда кемнең кайсы якта сугышуы турында кызыклы күзәтүләр бар. Әйе, анда ике якта да урыс полклары булган. Ике якта да татар кораллы җайдаклары булган. Урыслар аларны төп һөҗүм итү көче буларак кулланган. Бу, бүген без идеология хрофатларыннан башка карый ала торган, безнең тарихның кызыксындыргыч битләре”.
XS
SM
MD
LG