Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда электрон шәһәр төзелә


Ул “Туган авылым” комплексы янында, элекке республика хәрби комиссариаты урынында урнашкан.

Татарстанда яңа сәнәгать ширкәтләре, корылмалар төзелеп тора. Монысы күңелле хәл. Республиканың дәрәҗәсе арта, яшь белгечләргә эш урыннары күбәя. Шулай ук еш кына, бу ширкәтләрдә заманча технологияләр белән эш алып барылачак дип сөйләргә яраталар. Әмма бу технологияләрнең кайсы кая, Япониядә, Германиядә, яисә башка берәр илдә уйлап чыгарылган. Татарстанда шактый белгеч тәрбияләнсә дә, аларның күбесе, акча артыннан куып, чит илгә китә. Соңгы дистә елда бу проблема Русия, шул исәптән Татарстан җитәкчелеген дә борчый.
Бөтен ил буенча IT технологияләр, яңа идеяләрне сату галәмәте алга киткән заманада, республикада бу юнәлеш аксый. Ә бит 1980 елларда Казан яңа технологияләр өлкәсендә Русия үзәге саналган. Биредә “ЭВМ”, “НПО Алгоритм” ширкәтләрендә хәтта компьютерлар да чыгарылган. Русиядә IT технологияләргә нигез нәкъ менә шушы ширкәтләрдә салынган. Әмма бүген Татарстанның зур заводлар төзергә мөмкинчелеге булса да, анда башкаларны өйрәтеп эшли алырдай белгечләр юк. Кайчандыр илдә иң көчлеләрдән саналган “ЭВМ” ширкәте урынында да хәзер сәүдә итү рәтләре урнашкан.Татарстан шул рәвешле, яңа технологияләр өлкәсендәге илнең төбәкләре арасында беренче урынга түгел, хәтта беренче дистәгә дә керми.

Америка Кушма Штатларында исә хәл башка. Биредә президент, балаларны 3 сыйныфка кадәр укытырга кирәк дигән максат куйса да, аларда акыллы башлар белән проблема юк. Чөнки кайчан тели, шул вакытта рус галимен сатып ала. Чит илләргә Русиядән әзер фәннәр кандидатын сатып алу, 200 мең доллардан артык файда китерә икән. Ә Русия сатып ала алмый. Бездә галимне яшьтән үк тәрбияләү гадәткә кергән. Шуңа күрә бүгенге көндә яңа технологияләр базарында Русиянең өлеше 0,2% кына.
Егерме елдан артык вакыт узса да, соңгы арада Татарстан үзенә янә Русиянең яңа технологияләр башкаласы исемен кайтарырга уйлый. Инде берничә ел республикада яңа технопарк ачылуы, аның эшли башлавы турында сүз йөртәләр. Хәзер бу паркка өстәп, Татарстанда тагын IT парк та төзелә.
Казанда бер-бер артлы заманча технологияләргә багышланган җыелышлар үткәрелә. Шундыйларның берсе узган атнада “Глобаль җәмгыяттә мәгълүмати коммуникация технологияләре” дип аталган алтынчы халыкара конференция. Бирегә 170 төбәктән 400гә якын вәкил җыелды. Заманча технологияләрнең соңгы үрнәкләре тәкъдим ителде. Мондый зур җыелышлар Казанга дөньяда үзен танытырга тагын бер мөмкинлек бирә.

IT парка килгәндә, бүгенге көндә аның тирәсендә зур төзелеш бара. Ул “Туган авылым” комплексы янында, элекке республика хәрби комиссариаты урынында урнашкан. Яңа паркның инде төзелгән “Идея” технопаркының янәшәсендә торуын белгечләр уңай бәяли. Киләчәктә бу паркта исә меңләгән яшь белгечкә эш урыннары булдырылачак. Башка мондый парклардан аерылмалы буларак, республика җитәкчелеге биредә технологияләр шәһәрчеге булдырырга тели. Акыллы башларга көн-төн эшләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылачак. Белгечләр әйтүенчә, бу үзәктә берьюлы 20 меңнән артык хезмәткәр эшли алачак. Русиядә әлегә кадәр мондый үзәк юк, ди алар.

Узган атнада булган конференция нәтиҗәләренә килгәндә. Тәҗрибә уртаклашудан тыш, биредә элемтә министры Фәрит Фазылҗановның, “Майкрософт”ның департамент җитәкчесе Павел Ершов, Мордовия хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Нечаев, Кабарда-Балкар хөкүмәте башлыгы урынбасары Анур Чеченов һәм башка түрәләр белән очрашуы билгеле.
Шулай итеп, Татарстанда җиң сызганып,заманча технологияләрне үстерергә уйлыйлар. Республикада тәҗрибә күрсәткәнчә, бер әйберне төзергә алыналар икән, ахыргача башкаралар. Шуңа күрә кыска вакытта гына зур-зур яңа биналарның төзелеп куелуы, яисә берәр яңа идарә ачыла алуына гаҗәпләнәсе юк.

IT үзәк төзүен төзерләр дә ул, әмма аны бит акыллы башлар белән тутырырга кирәк. Әмма аларны тәрбияләү ысуллары билгеле түгел. Заманында Татарстан белән “Майкрософт”ның уртак хезмәтләрен дә искә алмый булмый. Зур акчалар тотып, озак вакытлар сарыф итеп, “Windous”ны татарчага да тәрҗемә иттеләр. Әмма барыбер дә белгечләр, бу системада миллилек юк, ди.
XS
SM
MD
LG