Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:15

Грузия 1990 еллар башыннан бирле Русия тарафыннан грузиннарны дискриминацияләү сәясәте алып барылды дип Мәскәүгә каршы БМОның югары мәхкамасенә мөрәҗәгать иткән иде. Бүген мәхкамә тыңлаулар башлады.

Грузия дистә еллар дәвамында Көньяк Осетия-Абхазиядәге Русия хәрбиләре, сепартист көчләр, ялланган үтерүчеләр тарафыннан грузин халкының даими рәвештә җәберләнүен, мәҗбүри күчерелүен һәм дискриминацияләнүен белдерә. Һәм хәзер исә Һаагтагы Халыкара юстиция мәхкамәсеннән җәберләнеп килгән грузиннарны яклауны үтенә. “Инде дистә еллар Көньяк Осетия һәм Абхазиядәге грузиннар үз ватаннарында яшәп тә качакларга әверелергә мәҗбүр булды. Аларны аннан кудылар, җәберләделәр”, диелә Грузиянең Халыкара мәхкамәгә язган мөрәҗәгатендә.

Моннан бер ай элек Көньяк Осетия белән Грузия арасында башланган канлы бәрелешләр вакытында күп кенә грузиннар осетиннар кебек үк үз яшәгән - Көньяк Осетия җиреннән китәргә мәҗбүр булды. Ләкин осетиннар бәрелешләр тукталгач үз якларына кире әйләнеп кайтса да, грузиннар әле дә кайтырга куркып Грузиядә кала. Һәм шуның нәтиҗәсендә, Халыкара мәхкәмәгә шулай ук Тифлисның грузиннарны кире үз яшәгән җирләренә кире кайтару мөрәҗәгатен дә карарга тиеш.

Грузия БМОның иң югары мәхкамәсенә 14 август көнне мөрәҗәгать иткән иде. Ул вакытта Русия дә Грузияне үз ватандашларын күпләп үтерүдә гаепләп, тикшерү уздырачагын әйтте. Бу хәлләрне Русия ягы “грузин агрессиясе” дип атый һәм Грузия президенты Михаил Саакашвилины "хәрби җинаятьче" дип белдереп үз җәзасын алырга тиеш дип бара.

Ләкин шунысы кызык, Көньяк Осетиядәге үз халкыбызны яклап кына хәрби чаралар башладык дигән Мәскәү озак та тормый Абхазия белән Көньяк Осетия бәйсезлеген таный.

Грузия ягы белдерүенчә, Русия инде 1990 еллар башыннан ук грузиннарга каршы дискриминацияләү сәясәтен алып барган һәм нәтиҗәдә 400 меңләп кеше ул яклардан күчеп китәргә мәҗбүр була. Һәм хәзер дә Русия тарафыннан басым кабатланмасын өчен Грузия мәхкамәдән чаралар күрергә кирәклеген искәртә.

Тина Буржалиани
“Грузия әле һаман да “бүлгәлә һәм идәрә ит” дигән сәясәтне нигез итеп алган үзеннән шактый көчле булган ил күләгәсендә яшәргә мәҗбүр. Әлеге “бүлгәлә һәм идәрә ит” дигән сәясәт Грузиядәге күпмилләтле бердәмлеккә зур зыян салды һәм аның корбаннарын авыр хәлдә калдырды”, диде бүген Халыкара мәхкамә утырышында Грузия гаделлек министрының беренче урынбасары Тина Буржалиани.

Аның әйтүенчә, бу Грузия тарихында иң авыр вакытларның берсе, чөнки йөзләгән кеше бары грузин булган өчен генә эзәрлекләнгән һәм үз өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган.

Тифлис ягыннан мәхкәмәдә катнашкан халыкара хокук профессоры Джеймс Кроуфорд Русия хәрбиләренең 8 август көнне Көньяк Осетиягә керүе нәтиҗәсендә генә дә 150 мең грузин үз өйләрен ташлап киткәнен әйтте. Ул аларны кире үз җирләренә кайтару өчен халыкара мәхкәмәнең Русиягә басым ясавын сорады.

Мәхкәмә тыңлаулары 3 көн барачак. Бүген ике якның да фикерләре тыңланылса, калган ике көндә инде хакимнәр үзара киңәшләшәчәк. Беренче чиратта алар мәхкамә бу эшне карар өчен барлык юрисдикциягә ия булу-булмавын һәм хәзергә килеп туган хәл нәтиҗәсендә, нинди дә булса вакытлыча чара кирәк яки кирәкмәүне билгелиячәк.

XS
SM
MD
LG