Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози һәм Медведев Русия гаскәрләрен Грузиядән чыгару вакытын билгеләде


Франция президенты Николя Саркози һәм Русия президенты Медведев белән берничә сәгать барган сөйләшүләрдән соң, 12 августта кабул ителгән Көньяк Осетиядә тынычылык урнаштыру планына өстәмә чаралар кабул итте.
Русия президенты Дмитрий Медведев Франция Президенты белән уртак матбугат очрашуында шушы документ белән таныштырды.

Шушы яңартылган план нигезендә, бер атнадан Русия Поти һәм Сенаки районнарындагы тикшерү урыннарыннан хәрбиләрен чыгарырга вәгъдә итә. Шулай ук бер айдан, Европадан күзәтүчеләрнең килүеннән соң, Русиянең тынычлык урнаштыру көчләре буфер зоналардан да китәргә тиеш була.

Европа Берлегеннән кимендә 200ләп күзәтүче, бу елның үктәберенә кадәр шушы җирләргә килеп урнашырга тиеш була.

Европа Берлеге, Абхазия һәм Көньяк Осетиягә карата көч кулланмауга гарант булырга вәгъдә итте. Франция президенты, матбугат очрашуында, Грузия президенты имзалаган шушындый эчтәлекле документны тапшыруын хәбәр итте.
Президентлар Көньяк Осетия һәм Абхазия мөстәкыйльлеген тану мәсьәләсенә карашларыбыз аерыла диде.

Медведев Русия тынычлык урнаштыру планын тулысынча үти, дип белдерде.

Саркози Мәскәүгә тынычлык урнаштыру планының үтәлешен тикшерү өчен килде.

Саркози белән бергә Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Баррозу һәм Европа берлегенең тышкы эшләр өчен җаваплы вәкиле Хавьер Солана килгән. Мәскәүдән соң алар Тифлиска барырга тиеш.
XS
SM
MD
LG