Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәрдари президентлык вазифасына кереште


Исламабад - Пакыстанда шимбә көнне парламент һәм 4 вилаять мәҗлесе тарафыннан президетлыкка сайланган Асыф Зәрдари бүген ант биреп вазифасына кереште. Элекке оппозиция башлыгы Бһуттоның ире Зәрдари, 18 августа вазифасыннан китәргә мәҗбур булган генерал Пәрвәз Мөшәррәф урынына сайланды.

Ант итү тантанасына шулай ук Әфганстан президенты Хамит Карзаи белән бергә кайсыбер чит ил рәсмиләре дә катнашты.


XS
SM
MD
LG