Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО Русия белән хезмәттәшлеген арттыруны күздә тота


Брюссель - Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының демократик институт һәм кеше хокуклары бюросы Русия белән хезмәттәшлеген арттырырга җыена. Бу хакта бюроның яңа җитәкчесе Янеш Ленарчич Русия үзәк сайлау комитеты башлыгы Владимир Чуров белән очрашу вакытында белдерде.

Элегрәк Мәскәүдәге матбугат очрашуында Ленарчич, бюро үз күзәтүчеләрен Русиядәге федераль сайлауларга гына түгел, ә төбәк сайлауларына да җибәрергә теләр иде, дип әйтте. Журналистлар сорауларына җавап биреп, Ленарчич бюро үз вәкаләтләре нигезендә Көньяк Осетия низагын чишүгә дә өлеш кертергә әзер.
XS
SM
MD
LG