Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:00

Башкала думасы Казан үзәгендәге Вахитов һәйкәле һәм Универсиада корылмалары төзеләсе җирләргә кагылышлы референдум мәсьәләсен кире какты.

Дума минбәреннән чыгыш ясаучылар һәм шәһәр башлыгы Илсур Метшин фикеренә күрә инициатив төркем тәкъдим иткән сорауларның куелышы канунга туры килми. Һәйкәл турындагы сорау түбәндәгечә иде. “Сез Мулланур Вахитов һәйкәлен Казанның Идел буе районындагы Мулланур Вахитов исемендәге мәйданга күчерергә кирәк дигәнгә ризамы?”
Кануныйлык, хокук тәртибе һәм җирле узидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Николай Рыбушкин фикеренчә, әлеге сорау Татарстанның “Җирле референдум” турындагы канунына туры килми. Референдум үткәрелә калган очракта, аның нәтиҗәсен алга таба тормышка ашырганда аңлашылмаучанлыкка да китерергә мөмкин.
“Инициатив төркем референдумга тәкъдим иткән сораулар канун кысаларына сыймый”,- ди Рыбушкин.
Билгеле булганча, Вахитов һәйкәле тирәсендәге шау-шу күтәрелгәнгә бер елдан артып китте. Ә Рыбушкин әйтүенчә, бүгенгә кадәр аңа тиюче булмады. “Ничек торган шул килеш тора ул. Бу һәйкәл язмышы турында әлегә кадәр бер генә документ та кабул ителмәде. Һәм минем белүемчә, кабул итергә дә җыенмыйлар”.
Берәүләр Казанның нәкъ үзәгендәге һәм биеклеге буенча да башка һәйкәлләр көнләшерлек бу Мулланур Вахитов инкыйлабчы гына түгел, татар-башкорт автономиясе һәм татар халкының бәйсезлеге өчен көрәшкән милли юлбашчы дип белдерә. Инициатив төркем вәкиле Эдуард Шәрәфиев тә тарихка хөрмәт белән карау ягында.
Бу һәйкәл күңелләренә хуш килмәгәннәр дә бар. Татарның милләт пәрварларының, күренекле мәгърифәтчеләренең, язучыларының күбесенең һәйкәле генә түгел кечкенә сыннары куелган урын да юк дип белдерә алар.
Казанның “Кольцо” дип аталган сәүдә үзәге янында Мулланур Вахитов һәйкәле урнында Татарстанның милли китапханәсе булачак дип рәсмиләр белдергәч, бу шау-шу башланды да инде.
Инициатив төркем вәкиле Ирек Мортазин әйтүенчә, милли китапханә буласы урын күптән инде аны төзиячәк ширкәткә тапшырылган. “Шәһәр үзәгендәге бу җир һәм андагы Вахитов һәйкәле төзелеш оешмасына бирелү турында карар кабул ителгән инде. Бу хәйкәл сүтеләчәк”. Ирек Мортазинның думада ясаган бу белдерүенә Николай Рыбушкин минем ишеткәнем юк диде.
Җир һәм төзелеш мәсьәләсе бүгенге көндә Русиядә иң катлаулы, мәхкәмәле әйбер. Күп очракта гади халык файдасына хәл ителми ул, дип белдерә зыян күргәннәр. Казан Универсиаданы үзендә үткәрү хокукы яулагач, башкалада җир тирәсендәге вәзгыять тагын да куера төште. Казан думасына мөрәҗәгать белән чыккан инициатив төркем Универсиадага дигән сылтау белән теләсә кайдагы һәм төрле хосусыйлыктагы җирне кешеләрдән дә, ширкәтләрдән тартып алырга мөмкиннәр дип белдерә.
Билгеле булганча, Сочи 2014 елгы Олимпиаданы үзендә үткәрү хокукы яулагач, спорт корылмалары һәм яшәеш челтәре төзеләчәк урында хосусый җирләрне алу өчен гадиләштерелгән ысуллы канун кабул ителде. Бу хәл катлаулы спорт корылмалары төзегәндә хосусый милеклеләр белән юридик сугыш килеп чыкмасын өчен эшләнде, дип белдерде Русия хөкүмәте.
Бу гадиләштерелгән канун Универсиада башкаласына да куркыныч тудырмасмы? Шуңа күрә Казан думасының XXXIII утырышына тәкъдим ителгән сорау түбәндәгечә иде.
“Сез 2013 елгы Универсиадага әзерлек максатларында төрле мөлкәттә булган җирне алу тәртибен гадиләштерү турындагы махсус федераль канун кабул итү тәкъдиме белән чыгу хаҗәте кирәк булмау белән килешәсезме?”
Шәһәр думасы депутатлары да бу сорауны кире какты. Бу сорау да Татарстанның “Җирле референдум” турындагы канунына туры килми икән. Николай Рыбушкин белдерүенчә, әлеге сорау җирле әһәмияткә ия сорау түгел.
Инициатив төркем, әлбәттә, дума карары белән килешмәде. Ирек Мортазин утырыш беткәч мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итергә исәпләре булу турында белдерде.
Казанда чыга торган “Честное слово” газетасында Казан думасының бу утырышы алдыннан “С подачи мэрской продвигается закон” дигән мәкалә басылды. Анда Универсиадага әзерлек уңаеннан каршылык гамәлләре башланды инде дип язылган. Кабан күле буенда 35 гектар җирне Универсиада авылы өчен бүлеп биргәннәр. Анда меңнән артык кеше торган Первомайски бистәсе урнашкан. Аларның җире гомерлеккә бирелгән. Бу авылда яшәүчеләр берничә тапкыр каршылык белдерүгә карамастан, хакимиятләр ишетмәмешкә салыша.

XS
SM
MD
LG