Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Кавказда “күпер булдырмакчы”


Төркия президенты Гүл Кавказда тотрыклылык булдыру өчен аның иле үз адымын ясавын әйтте.

Бу хакта ул Азатлык радиосының Азәрбайҗан редакциясе хәбәрчесе Маис Ализадега биргән әңгәмәсендә әйтте һәм Ереван сәфәре дә әлеге максатка өлеш кертәчәгенә ышануын белдерде.

Билгеле булганча, 6 сентябрьдә президент Серж Саргсян чакыруы нигезендә, Төркия президент Абдуллаһ Гүл Әрманстанга тарихи сәфәр ясады. Тарихи, чөнки бу ике ил арасында шактый еллар рәсми элемтәләр алып барылмады.
Ереванда Әрмәнстан һәм Төркия җитәкчеләре үз дәүләт футбол такымнарының уеннарын карады һәм ябык ишекләр артында очршу уздырды. Шулай итеп, ике арадагы низаг бераз җайлаша башлады дигән фикердә тора, кайбер белгечләр.

Билгеле булганча, беренче дөнья сугышыннан соң булган вакыйгаларда, ягъни әрмәннәрнең Төркиядә үтерелүе сәбәпле (әрмәннәр аны геноцид дип атый) ике ил арасында озак елларга дошманлык хасил булды. Моңа өстәп әле Әрманстанның Азәрбайҗандагы Карабах төбәген басып алуы дошманлыкны тагы да арттырды. Чөнки Азәрбайҗан белән Төркияне элек-электән килгән дуслык җепләре бәйли. Шул сәбәпле, Әрмәнстан белән Төркия арасында рәсми элемтәләр туктатлыган иде.

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл һәм Әрмәнстан президенты Серж Саргсян
Нәкъ менә 73 ел вакыт узганнан соң, Әрмәнстанга сәфәр кылган Төркия президенты яңадан хезмәттәшлек булдырырга теләвен әйтте. Һәм “Азатлык”ның Азәрбайҗан редакциясенә биргән әңгәмәсендә Карабах низагына чишелеш табылырга тиеш дип белдерде.

“Андагы психологияне үзгәртергә кирәк. Нәтиҗәдә тынычлык, андагы тотрыклылык бөтен кеше файдасына булачак. Һәм моны булдыру өчен әлбәттә чишелеш табарга кирәк. Мин Төркия һәм Әрмәнстан , шулай ук Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасындагы низаглар ике илнең проблемасы гына дип санамыйм, ул шул яктагы төбәккә дә тәэсир итә”, диде Гүл.

Чыннан да Карабах мәсьәләсе бүген дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга киртә булып тора. Чөнки рәсми Әнкара 1915 елны әрмәннәрнең Төркиядән куылуын танымаудан тыш, Ереваннан Карабахны яклаудан баш тартуны таләп итә. Азәрбайҗан үз җире дип санаган Карабахка Әрмәнстан ярдәм итеп килә, хәтта анда шул илнең акча берәмлеге дә кулланыла.

Карабах мәсьәләсе инде күп кенә халыкара җыеннарда да каралды. Бу сөйләшүләргә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Мински төркеме рәистәшләре, ягъни Америка Кушма Штатлары, Русия, Франция дә кушылды, ләкин нәтиҗәсе булмады. Менә хәзер Ереванга килгән Төркия президенты Абдуллаһ Гүл кабат шушы мәсьәләне күтәрде. Ул Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасындагы тынычлыкны яклап:

“Без бу сөйләшүләрне хуплыйбыз. Мински килешүенә 17 ел булды. Ләкин зур нәтиҗәләр бирә алмады. Һәм хәзер ниндидер хәрәкәт башларга кирәк. Минем адымым шул чараны башлап җибәрү адымы. Ул нәтиҗә бирер дип ышанам. Һәм ул барыбыз өчен дә файдага булачак”, диде.

Төркия соңгы вакытта Кавказдагы тотрыклылык булдыру турында сөйләп, төбәктә үз тәэсирен һәм дәрәҗәсен арттырды.

Гүл әйтүенчә, әгәр дә Кавказда тотрыклылык һәм тынычлык булса, энергия чималлары мәсьәләсе дә үзеннән-үзе чишеләчәк.

Абдуллаһ Гүл Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Көнбатыш яклау белдергән Баку-Тифлис-Җайһан нефть үткәргеч төзү яклы булуын белдерде. Чөнки бу проект Грузиядә низаглар башлангач эшләүдән туктаган иде.

“Әгәр Төркия белән Әрмәнстан арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашса моннан ике ил дә отачак”, диде Төркия тышкы эшләр министры Али Бабаджан. Чөнки ике ил арасындагы чикләр ачылса Каспи диңгезеннән Көнбатышка китүче газүткәргеченә Әрмәнстан альтернатив була алачак.

Белгечләр әйтүенчә, ике ил арасында чикләр ябык бүлү сәбәпле, Әрмәнстан ел саен 300-400 миллион доллар акча югалта.
XS
SM
MD
LG