Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 Сентябрь вакыйгаларының тәэсире дәвам итә


Элекке еллардан аермалы буларак, быел Кушма Штатларга каршы 11 Сентябрь террор һөҗүмнәре алай ук зурлап искә алынмый. Президент Джордж Буш башта Ак Йортта корбаннарны тынлык белән искә ала, аннан Пентагонда үтерелгәннәр истәлегенә һәйкәл ачуда катнаша. Әмма бу Американың 2001 елда үтерелгән 3000-ләп кешене онытуын аңлатмый.

11 сентябрьдә Нью-Йоркта үтәчәк илкүләм искә алу чараларында президентлыкка республиканнар намзәте сенатор Джон Маккейн белән республиканнар намзәте сенатор Барак Обама да катнашачак.

11 Сентябрь вакыйгалары американнарның дөнья сәясәтендә үз ролләренә карата мөнәсәбәтләренә шактый нык тәэсир иткән вакыйга булды. Ул кайберәүләрне АКШның тышкы сәясәтен күздән кичерергә, башкаларны исә соңгы 50 елдагы икътисадый һәм сәяси принципларны тагын да катырак якларга этәрде.

Азатлык радиосындагы сөйләшүдә катнашкан 2 сәяси күзәтүче фикеренчә, бу вакыйганы Буш президентлыгын билгеләүче вакыйга дип атау һич тә арттыру булмас иде.

Алар 11 Сентябрь вакыйгалары һәм аннан килеп чыккан Гыйрак сугышы быелгы президент сайлау көрәшендә бер ара төп мәсьәләләрнең берсе булды ди.

Әмма илдә һипотека кризисы көчәя барганда, президентлыкка намзәтләр Америка һәм дөнья икътисадына игътибарны күбрәк юнәлтә башлады.

11 Сентябрь һәм Гыйрак сугышы бу президентлык көрәшендә икътисадый мәсәләләрдән соң икенче урынга калды дип әйтеп буламы?

Роберт Шпицер
Кортландтагы Нью-Йорк дәүләт университеты профессоры Роберт Шпицер чыннан да шулай әйтеп була дип исәпли. Гыйракта президент Буш фәрманы белән АКШ гаскәрләре саны арттырылганнан соң, американнар өчен Гыйрак сугышы белән гәүдәләндерелгән иминлек мәсьәләләре инде беренче урында тормый ди Шпицер.

"Гыйракта югалтулар кими бара, бәрелешләр кимеде. Бу президентның анда гаскәрләрне ныгытуы нәтиҗәсе. Гыйрактагы җирле проблемалар чишелмәгән. Гыйрак проблемасы әле чишелмәгән, әмма АКШтагы эчке сәясәткә килгәндә, ул проблеманы икътисадый проблемалар күмеп китте. Газ бәясе, икътисадый буталчыклыклар... Бу әле рецессия булмаса да, күпләр өчен бу рецессия булып күренә. Шулай итеп икътисадый мәсьәләләр беренче урынга чыгып, Гыйрак исемлектә арткарак күчте", ди Шпицер.

Вашингтондагы Демократия институты мөдире Патрик Башам исә аның белән килешми. Башам, күпчелек күзәтүчеләр алай уйламаска да мөмкин, әмма иминлек һәм икътисадый мәсьәләләр американ сайлаучылар өчен бер үк дәрәҗәдә мөһим ди.

"Гыйрак яңадан сәясәткә кайтты. Әмма хәзер инде начар яктан гына түгел. Республиканнар һәм Джон Маккейн Гыйрак сугышында яхшырган вәзгыятьне бик яхшы күрсәтә алды. Алар бу уңай күренешләрне тотып алып аларны сайлау алды көрәше өчен файдалана. Бу илнең ничек бүленгән булуын бик яхшы күрсәтә", ди Башам.

Әмма Шпицер да Башам да 11 Сентябрь вакыйгалары Буш президентлыгын билгеләүче булды дигән уртак фикердә.

Шпицер озакка сузылган, сайлаучылар түгел, ә Югары мәхкамә карар иткән тавышлар санау бәхәсеннән соң Буш президент вазыйфасына килгәндә барлык диярлек фикер белешүләр аның абруе түбән булуын күрсәтә иде ди. Әмма 11 Сентябрь вакыйгаларыннан соң аның тәвәккәл адымнары нәтиҗәсендә абруе күтәрелеп китте ди Шпицер.

Башам да шул ук фикердә. Ул Бушның беренче президентлык мөдәтендә террорга каршы көрәш аның абруен нык кына күтәрде дигән фикердә.

Шул ук вакытта Башам Бушның икенче президентлык мөддәтендә 2005 елның җәе ахырында Катрина давылыннан зур зыян күргән Нью-Орлеанс халкына ярдамнең яхшы оештырылмавы, Гыйрак сугышын яхшы алып бармау һәм соңрак АКШ икътисадының начараюы Бушка мөнәсәбәтне үзгәртте ди.

Әмма Буш инде китә. Киләсе елның гыйнварында хакимияткә Маккейн я Обама киләчәк. 11 Сентябрь вакыйгалары яңа президет идарәсен дә билгеләрме?

Шпицер юк дип исәпли.

"Әмма бу ул президентлыкларның зарур бер өлеше булачак. Мәсьәлән, әгәр дә яңа террор һөҗүме булса, бу әлбәттә ул президентны җанландыручы вакыйга булачак. Андый һөҗүм булмаса да, террорга каршы дөньякүләм сугыш дәвам итә. Әфганстанда бу мәсьәлә зурайганнан зурая бара. Америка анда хәзер күбрәк гаскәр җибәрә. Һәм, минемчә, Маккейн да, Обама да Әфганстанга күбрәк гаскәр җибәрергә кирәк, башка илләрдән дә күбрәк гаскәр китерергә кирәк дип исәпләүләрен белдерде", ди Шпицер.

Башам исә, әгәр Буш урынын Маккейн алса, аның президентлыгы да террорга каршы сугыш белән билгеләнер кебек ди.

"Мин кебек дим. Чөнки Маккейн стратегияне бик нык үзгәртмәс кебек. Шуңа күрә Гыйракта күбрәк Буш сәясәте булачак. Әфганстанда да бик нык үзгәрмәскә мөмкин, һәм гомумән террорчылыкка каршы көрәш охшаш юл белән барачак. Ягъни кайбер тактик үзгәрешләр булачак һәм мин Бушныкына караганда хәйләкәррәк адымнар булып оппозицияне тынычландырыр дип көтәм", ди Башам.

11 Сентябрь вакыйгалары киләсе президентны билгелиме-юкмы, Шпицер да, Башам да ул вакыйгаларны әле барлык американнар дистәләрчә ел буе онытмыячак ди.
XS
SM
MD
LG