Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:36

Татарстанның милли музеенда Лев Толстой тормыш юлында Казан чорына багышланган күргәзмә ачылды.

Күргәзмә бөек язучы, фәлсәфәче һәм фикер иясе Лев Толстойның тууына 180 ел тулуга багышлана. Килгән кунакларны йөзем белән сыйладылар.

Казан XVII гасырдан башлап җирләр белән идарә иткән Русиянең танылган нәселе Толстойлар белән тыгыз
Музей кунакларын йөзем белән каршы алдылар
бәйләнгән. “Казан чоры” (1841-1847) Лев Николаевичның тормыш һәм елъязмасына аның шәхес буларак формалашу чоры дип кереп калган. Нәкъ менә бу вакытка аның балачагы тәмамлану, үсмерлек һәм балигълык чорының башлангычы туры килә.

Нәтиҗәдә, әлеге еллар “Йөземле чор” дигән исем ала. 1841-1845 елларда яшь Толстой яшәгән туганнары йортында нәкъ 200 елдан Л.Н.Толстой Музеен оештыру эшләре башланып китә. Әйтеп үтәргә кирәк, Толстой Казанда 1841-1847 нче елларда яшәгән. Ләкин Казан дәүләт университетына 1844 тә генә керә алган.

Ике факультетта (фәлсәфә факультетының көнчыгыш телләре бүлегендә укыган, аннары хокук факультетына күчкән) белем ала. Укып бетерми, 1847 нче елда Казаннан китә. Толстой музее директоры сүзләренә караганда, китүенең ике сәбәбе була. Беренчесе, аның бөтен абыйлары укып бетереп, киткән була. Икенчесе, 1847 нче елда васыятьнамә чыга. Аның нигезендә, Лев Николаевич исеменә туган йорты булган Светлая Полянадагы йортлары күчә. Толстой Казанда яшәгән вакытта хәзерге Корстон бинасы урынында солдатлар тарафыннан җәберләнгән татарны күрә һәм үзенең “Балдан соң” дигән әсәрендә тасвирлый.

Күргәзмәне мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев ачып җибәрде. Шулай ук мәдәният министрлыгының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов, милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова да чыгыш ясадылар.

Бәйрәмне 7нче лицей укучылары дәвам итте. Толстой тормышыннан кайбер өзекләр, шулай ук бию һәм “Сугыш һәм солых” (“Война и мир”) романыннан да өзекләр күрсәтелде.

Аннан соң кунаклар әкренләп залга үтте. Күргәзмәдә милли музейның тарихи коллекциясе белән беррәттән, яңа экспонатлар да тәкъдим ителде. Аерым бүлекләре Казанда Толстой музееның барлыкка килүен танылган йөзләрдә, документларда, фотосурәтләрдә һәм төрле табылдыкларда күрү мөмкинлеге бар иде.

Шулар арасында Толстойның хатларында, көндәлекләрендә, әсәрләрендә искә алынган XIX гасыр азагы шәһәр-көнкүреш предметлары, ул яшәгән ихата җирендә археологик казылмалар вакытында табылган әйберләр җыелмасы да бар иде. Сирәк очрый торган экспонатлар рәтеннән иң күренеклеләре, Толстой-Милославскийлар нәселе архивыннан табылган XVII гасырга караган шәҗәрәләр.

Шулай ук монда “АМА” кинокомпаниясе тәкъдим иткән “Лев Толстой һәм без” видеофильмын һәм Миили музейның “Лев Толстой һәм Толстойлар Казанда” исемле видеоролигын күрергә мөмкин иде.

XS
SM
MD
LG