Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан яуланган көн кайчан?


Кырыгынчы еллар ахырында Сталин режимы белән каршылыкка кергән Шәех Зәбиров.
Кырыгынчы еллар ахырында Сталин режимы белән каршылыкка кергән Шәех Зәбиров.

Җәдвәлче Шәех Зәбиров белән очрашуда Хәтер көне 12 яки 15 үктябрьдәме дигән сорау да куелды.

Татар календарен чыгаручы Шәех Зәбиров иҗатына багышланып “Шәрык” клубында ясалган ифтарда Хәтер көне турында сөйләштеләр. Фикер 12 һәм 15 үктябрь көннәре арасында бүленде.

Татар-мөселман календарен 1994 елда чыгара башлаган Шәех Зәбиров Хәтер көнен җәдвәлдә баштан ук 15 үктябрь көне дип куеп килүләрен әйтте. “Милли хәрәкәт баштан ук шулай билгеләп килде”, диде ул.

Тик очрашуда катнашкан Раил Имамов исә Казанның яуланган көне чынбарлыкта 12 үктябрь көнендә дип раслый. Шәех Зәбиров, галимнәрдән дәлилле һәм фәнни яктан расланган документлар килсә, көнен үзгәртеп тә куя алабыз диде. Раил Имамов исә, үз версиясының раслануын, аны галимнәр кабул итүен, бары тик милли сәясәтчеләр кабул итеп бетермәвен раслады.

Ә милли хәрәкәт исә, Хәтер көнен зыялылар большевикчы инкыйлабка кадәр ук шулай исәпләп чыгарган дип килә. Һәм чит ил татарлары совет чорында аны 15 үктябрь көнне билгеләп узган диләр.

Тик милли идея темасы моның белән генә чикләнмәде. Матбугат ветераны, кырыгынчы еллар ахырында Сталин режимы белән каршылыкка кергән Шәех Зәбиров татар дошманнарыннан шүрләмәскә өндәде. Ул татар матбугатын кыюрак булырга, миллият һәм демократия проблемаларын ачыграк итеп якларга чакырды.

Ул очрашуда булган яшь журналтистларны сары темалар белән мавыкмаска, җитди темаларны халыкчан ысуллар белән аңлаешлы телдә җиткезергә чакырды.

XS
SM
MD
LG