Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус хәрбиләре грузин полициясе хезмәткәрен үтерде


Tифлис - Грузия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, Көньяк Осетиядә руслар тарафыннан булдырылган иминлек зонасын тирәсендә рус хәрбиләренең ут ачуы нәтиҗәсендә бер гөрҗи полиция хезмәткәре үлгән. Полиция башта утның кай тарафтан атылуын аңлый алмауларын, ләкин соңыннан аның Русия иминлек зонасындан килүен раслауларын белдерде. Русия гаскәреләре исә бу хәбәрне кире кага. Каралети авылындагы Русия иминлек зонасына бер чакрым ераклыктан атылган полиция - ашыгыч озатылган хастаханәдә үлде.

Грузия иминлек хезмәткәрләре Грузин гаскәреләренең атышка каршылык күрсәтелмәвен белдерде.
XS
SM
MD
LG