Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Русия-Германия кооперация очрашулары башланды


Казан - Бүген Татарстанда Русия-Германия кооперация көннәре башланды. Кооперация көннәре Казанның «Шаляпин» отелендә Германия-Татарстан оешмалары вәкилләренең очрашуы белән ачылды. Икътисад һәм технологияләр федераль министрлыгының БДБ илләре бүлеге җитәкчесе Андреас Нойманн белдергәнчә, министрлык Русия-Германия арасында элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирә. Ике ил инде 10 елдан артык икътисад һәм сәүдә өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итә.
XS
SM
MD
LG