Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Азәрбәйҗан - Әрмәнстан арасындагы низагны чишәргә җыена


Анкара - Төркия тышкы эшләр министры Али Бабаҗан, Кавказда дистә елдан артык дәвам иткән Карабагъ низагына чишелеш табу максатында Азәрбәйҗан белән Әрмәнстан арасында сөйләшүләр башларга әзерләнүен белдерде. Бабаҗан сүзләренә караганда, бу фикер Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең Ереван сәфәре вакытында туган һәм Әрмәнстан тышкы эшләр министры да бу тәкъдимгә теләктәшлек белдергән.

Бабаҗан белән Әрмәнстан тышкы эшләр министры Эдуард Налбандиян Азәрбәйҗан, Әрмәнстан һәм Төркия тышкы эшләр министрлары арасында булачак очрашуны бу ай ахырында Нью-Йоркта үтәчәк БМО утырышы вакытына планлаштырды. Бу очрашуга катнашу мәсьәләсендә әле Азәрбәйҗан тышкы эшләр министры рәсми җәвап кайтармады.

Төркия президенты Абдуллаһ Гүл Әрмәнстан сәфәреннән соң бүген бер көнлек сәфәр белән Азәрбәйҗанга килде. Гүл Азәрбәйҗан рәсмиләре белән Кавказ мәсьәләсе турында сөйлшшәчәк. Шулай ук Кавказда хезмәттәшлек һәм тотрыклык платформы, энергия юлларының иминлеге, Карабагъ низагы һәм Әрмәнстан сәфәре турында сөйләшеләчәк.
XS
SM
MD
LG