Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:11

Хәйдәр Бигичев бүләге ияләре билгеле булды


Татарстан мәдәният министрлыгының бүлек җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина

Татарстан мәдәният министрлыгының бүлек җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина

Шушы көннәрдә җырчы Хәйдәр Бигичев исемендәге бүләккә ия булучыларның исемнәре билгеле булды.

Әлеге бәйгедә Татарстан, Башкортостан, Чуашстан җырчылары катнашкан. Жюри әгъзалары беренче урынны Казан музыка көллияте студенты Шәйхуллова һәм Уфа сәнгать училищесы студенты Макаевага бирергә дигән фикергә килгән. Бүләкле урыннардан тыш, Бигичев исемендәге стипендия дә булдырылган. Беренчеләрдән булып бу стипендияне Казан музыка көллияте һәм консерватория студентлары алган. Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Гөлшат Нигъмәтуллина, әлеге чараның бөек татар җырчысының истәлеге хакына, классик җыр традицияләрен саклап калу максатыннан үткәрелә башлануын әйтте

XS
SM
MD
LG