Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мулланур Вахитов һәйкәле шау-шу уятты


Сишәмбе шәһәр думасы утрышында "Мулланур Вахитов һәйкәлен Идел буе районындагы Мулланур Вахитов мәйданына күчерү” турындагы референдумга чыгарырга тәкъдим ителгән мәсьәлә шау-шу уятты.

Кайбер депутатлар бу гамәлне "кычытмаган җирне кашу" дип бәяләде. Депутат Минзаһит Якупов: "Ул хәтле принципиаль, мөһим мәсьәлә түгел бу. Ә менә референдум үткәрергә ризалык бирәбез икән, бу эш шәһәр казнасына 50 миллион сумга төшәчәк", ди. Татарстан Дәүләт шурасы комитеты рәисе Разил Вәлиев исә байтак еллар республика милли китапханәсен җитәкләгән кеше буларак, шәһәр үзәгендә – "боҗра"да яңа, зур, махсус ТР Милли китапханәсен төзү фикерен бишкуллап яклый.
“Әгәр Мулланур Вахитов һәйкәле Вахитов мәйданына күчерелә икән, исеме җисеменә туры килеп торачак. Гадәттә, һәйкәлләр үз исемендәге мәйданда була. Казанның генераль планында 2013 елга кадәр башкалабыз экологиясенә зыян китерә торган барча промышленность предприятиеләре шәһәр читенә чыгарылачак. Шулай итеп, якындагы елларда бу урын шәһәрнең бер үзәгенә әйләнәчәк. Юл чаты, Кабан буе – бик матур урын. Казанның бөтен җире дә күркәм булырга тиеш. Референдум үткәрелеп, күчермәскә дигән карар кабул ителә икән, мин каршы түгел. Әмма калдырырга карар кылсалар да, зыян килмәсен өчен һәйкәлне вакытлыча булса да бу урыннан алып торырга туры киләчәк. Милли китапханә төзелеше инде быел ук башланырга тиеш. Әлегәчә тотына алмауларының сәбәбе шул: проект буенча килештереп бетерәсе кайбер мәсьәләләр бар”, ди ул.
XS
SM
MD
LG