Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:47

Советлар берлеге таркалгач, әзме-күпме сүз иреген татый башлаган журналистика хакимияткә Путин килгәч кабат элекке дәрәҗәгә кайтты.

Берничә елда Русиядә бәйсез басмалар ябылды, дистәләгән журналистлар эзәрлекләнә, үтерелүчеләрнең саны да арта.

Татарстанда да кайбер “тешлерәк” журналистлар үзләренә басым булуын әйтә. «Идел” журналының публицистика бүлеге мөхәррире Искәндәр Сираҗиның машинасын яндырганнар иде. Ул телефон аша да янаулар һәм “аталарча өйрәтүләр” дә булды, ди.

“Гел урамга чыгып кычкырып йөри алмыйбыз. Чөнки ул безгә файдага түгел, ник дигәндә мәкаләңне чыгарудан курка башлыйлар. Минем үземә “Татарстан яшьләре”ндә инвесторлар турында язганда янаулар булды – телефоннан шалтыраталар да дәшми торалар, гыж-гыж сулыйлар да телефонны куялар. Бу күңел тынычлыгын алу өчен эшләнә, 15 минут саен шалтыратып торсыннар әле... Әмма мин бу хакта үзем эшләгән газетта язып чыга алмадым, бер кечкенә генә мәкалә язган идем, әмма анысын да кыскартып, тунап бастырдылар”, ди Сираҗи.

Ул Русиядә бер генә журналист та икенчесеә ярдәм итмиячәк дигән фикердә тора, чөнки бу ил сәясәтенә туры килми, ди.

“Русиядә барысыда тәртиптә–сүз иреге, демократия бар диелә. Әлбәттә әлеге сәясәткә туры килмәгәнне күтәреп чыкмаячаклар. Менә берничә ел элек үтерелгән журналист Листьевны оныттылар, Политковскаяны шулай ук, Холодовны искә дә алмыйлар. Ни өчен алмыйлар? Чөнки “тавышлы” журналистларның үтерелүе ул илнең имиджына файдалы түгел. Һәрбер кешенең тыныч яшисе килә, беркем-беркемне якламаячагын барысы да белә”, ди Сираҗи.

Моннан тыш ул журналистлар арасындагы көнчелек тә якламауга сәбәп булып торуын искәртә. Һәм татарларга да бу ят нәрсә түгел, ди.

Күз буяу

Искәндәр Сираҗи әйтүенчә, Русиядә әзме-күпме ирекле матбугат калу, ул бары күз буяу, ягъни илдә демократия бар бит дип күрсәтү өчен генә.

“Новая газета”ны әллә кайчан ябырлар иде, “Звезда Поволжья” газетасын шулай ук, ләкин сүз иреге бар дип күрсәтергә кирәк бит. Мине ни өчен бастыралар, нәкъ шул максаттан, әмма шул ук вакытта “аталарча” киңәшләр бирәләр. Әгәр бүген миңа каршы берәр акция башлыйлар икән татар журналистлары сөенәчәк. Бу хөсетлектән килә”, дигән фикердә тора Сираҗи.

Бүген җитәкчелекне, ил сәясәтен тәнкыйтьләгән журналистларны эзәрлекләү яки үтерү Русиядә гадәти күренешкә әйләнә бара. Мисал өчен, бу көннәрдә генә бәйсез Ингушетия.ру интернет сәхифәсе җитәкчесе Мөхәммәд Евлоевны, Дагыстан журналисты Тельман Алишаевны үтерделәр. Ә Русиянең дистәләгән шәһәрендә журналистлар эзәрлекләнә. Шул сәбәпле, бүген журналистлар арасында да дәүләткә яки берәр олигархка караган басмага эшләргә теләүчеләр күбрәк. Халык та яңалыкларны дәүләт мәгълүмат чараларыннан ала. Мисал өчен, 99 процент кеше хәбәрләрне телевизион тапшырулардан карый, ә аларның барысы да диярлек дәүләткә карый.

Экстремаль журналистика үзәге җитәкчесе Олег Панфилов бары 5-6% халык кыны мәгълүматны дәүләттән бәйсез булган, күп очракта чит ил мәгълүмат чараларыннан яисә интернеттан алуын әйтә. Ә 5-6% рәсмиләрдә әлләни куркыныч тудырмый. Шулай итеп, Русиядә журналистика бер калыпка кертелгән чарага әйләнә бара.

“Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”ндә берәр шәхесне тәнкыйтьләп кара әле син... Азатлыкта бу әле мөмкиндер”, ди Сираҗи. Ул шулай ук Русиядәге журналистларны яклаучы оешмаларның барлыгын, әмма аларның халыкара дәрәҗәдә булуын искәртә. Ә бу сине үзеннән-үзе диссидент итә, ди.

Сираҗи бер-береңне яклау өчен татар журналистлар клубын оештыру нияте барлыгын әйтте.

XS
SM
MD
LG