Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:01

Татар гимназиясе зыян күрә


Яңа уку елыннан мәгарифтә башланган оптимизация галәмәте мәктәп системасына зыян сала башлады.

Бу хакта Бәләбәй татар гимназиясе директоры Нурмөхәммәт Хөсәенов ирештерде. Аның сүзләренә караганда, мәктәптә эшләүчеләрнең яртыга якынын кыскартырга кушканнар. Көрәшә-көрәшә саннар бераз кәмегән. Хәзер ике дистәгә якын гына хезмәткәр кыскартылачак.

Мәктәптә шәһәрнең төрле төбәкләреннән, якындагы авыллардан килгән балалар укый. Аларны ата-аналары иртән китереп, кичен килеп ала. Хәзер исә кыскартулардан соң дәрес беткәч балалар белән шөгыльләнүчеләр калмаячак. Ягъни балалар урамга чыгарып җибәреләчәк.

Гимназия сәнгать юнәлешендәге беренче шундый уку йорты. Хәзер аның бу статусын да бетерү турында фәрман бирелгән.

XS
SM
MD
LG